0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
119 рублей
Подробнее favorite_border

Декабрьский номер журнала «Безнен мирас» открывается философскими строками известного татарского просветителя Каюма Насыри взятыми из книги «Китап-әт-тәрбия». С рассказами и наставлениями великого ученого можно будет ознакомиться и в следующих номерах журнала.
В 12-м номере журнала “Безнең мирас” были опубликованы новые труды, касающиеся нашего исторического, литературного, духовного, философского и художественного наследия, содержательные и поучительные заметки, ценные воспоминания, интересные находки.
О чем говорят древнейшие каменные надписи Зеленодольского района?
Какие виды пищи были у казанских татар?
Что описал Миркасим Гусманов в своих археографических дневниках?
Каким был татарский мир 100 лет назад?
Что такое менталитет татарского народа?
Как Гаяз Исхаки относился к татарской литературе и что написал об этом?
В чем особенность прозвищ?
Какова история написания песни "Как птицы"?
На эти и другие вопросы вы сможете найти ответы в статьях известных личностей, ученых и писателей, таких как: Габдурашид Ибрагимов, Гаяз Исхаки, Миркасим Гусманов, Равиль Фахретдинов, Анвар Шарипов, Рустам Набиуллин, Лябиб Лерон, Анвар Аксанов, и т.д., напечатанных в новом декабрьском номере журнала «Безнен мирас».
В номере также представлена беседа с художником-декоратором, заслуженным деятелем искусств Татарстана Ленаром Гильмутдиновым.
У кого есть память, у того есть что сказать... Знайте свою историю и гордитесь своими славными предками! Берегите родной язык и национальную культуру. Будьте вместе с журналом «Безнен мирас»!
Сохраним наше богатое наследие вместе! “Безнең мирас” журналының 12 нче – декабрь ае саны мәшһүр татар мәгърифәтчесе һәм галим Каюм Насыйриның “Китап-әт-тәрбия” исемле хезмәтеннән алынган гыйбрәтле хикәят белән ачыла: «Олуглардан берәү бер падишаһтан сорады: «Фәлән дәрвиш хакында ни әйтәсән? Бәгъзеләр аны хурлыйлар», – диде. Ул падишаһ әйтте: «Мин тышкы яктан караганда гаеп күрмәймән, әмма эче, күңеле – билгесездер. Шуңа хөкем итә алмаймән», – диде. Әй угыл, фәкать үзеңнең шигең белән генә: «Бу кеше фәләндер», – дип, кеше өстенә гаеп исбат итмәк хатадыр. Моны явызлык диерлер, хәрәм эштер, моннан саклан».
Олуг галимнең әлеге хезмәтендәге тәрбияви хикәятләр һәм нәсыйхәтләр белән журналның киләсе саннарында да танышып бару мөмкин булачак.
 “Безнең мирас” журналының 12 нче санында да тарихи, әдәби, рухи, фәлсәфи һәм сәнгати мирасыбызга кагылышлы яңа хезмәтләр, тирән эчтәлекле һәм гыйбрәтле язмалар, кадерле истәлекләр, кызыклы табышлар урын алган.
Яшел Үзән төбәгенең иң борынгы ташъязмалары ни сөйли?
Казан татарларында нинди ризык төрләре булган?
Сөннәтче бабайлар язмышы турында беләсезме?
Миркасыйм Госманов археографик көндәлекләрендә ниләр бәян иткән?
100 ел элек татар дөньясы нинди булган?
Татар халкы менталитеты нәрсә ул?
Гаяз Исхакый татар әдәбиятына нинди карашта торган һәм бу турыда нәрсәләр язып калдырган?
Кушаматларның үзенчәлеге нәрсәдә?
    «Кошлар кебек» җырының язылу тарихы нинди?
Әлеге һәм башка сорауларга җавапларны “Безнең мирас” журналының 12 нче – декабрь саныннан, аерым алганда, Габдерәшит Ибраһимов, Гаяз Исхакый, Миркасыйм Госманов, Равил Фәхретдинов, Әнвәр Шәрипов, Рөстәм Нәбиуллин, Ләбиб Лерон,  Әнвәр Әкъсәнов һәм башка шәхесләрнең тирән эчтәлекле хезмәтләреннән һәм язмаларыннан таба аласыз.
Әлеге санда шулай ук рәссам-декоратор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ленар Гыйльметдинов белән әңгәмә дә урын алган.
 “Хәтере барның – әйтере бар”, – ди зирәк халкыбыз. Барыбызга да тарихи хәтерле, имин, сау-сәламәт һәм бәхетле булып яшәргә язсын! “Безнең мирас” журналы белән һәрчак бергә булыгыз! Бай мирасыбызны бергәләп саклыйк һәм киләчәк буыннарга тапшырыйк! “Үткәне барның – киләчәге дә бар”, – дигән гыйбрәтле әйтемне беркайчан да онытмыйк!