0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: нет в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
91 рубль 151 рубль
Нет в наличии

Октябрьский номер журнала «Безнен мирас» открывается философскими строками народного писателя Шауката Галиева. Читатели могут ознакомиться с интересными статьями, посвященными литературе, историческому, духовному и культурному наследию татарского народа, которые печатаются впервые. Среди них и есть материалы, которые посвящены богатой истории Апастовского района. Что вы знаете об изображении Чингисхана? Кто такой Ахмад бай, осведомлены ли вы о его родословной, родине и жизни в целом? Что думает турецкий ученый, историк Омар Хакан Озалп о татарском народе, его отдельных личностях и литературе? Каким было платье у Галимы абыстай? Кем были герои фестиваля "Мост дружбы Адав-Тулумбаево" и в чем заключалось его содержание? Какие воспоминания о нем хранят участники этого фестиваля? Что Миркасим Гусманов рассказывает в своих археографических дневниках о поездке в Апастово? Что написал Аяз Гилязов в письмах Тауфику Айди? Каким был татарский мир 100 лет назад? Когда и каким образом была написана песня "Райхан”? На эти и другие вопросы вы сможете найти ответы в статьях известных ученых и писателей, таких как: Галимзян Баруди, Габдрашит Ибрагимов, Миркасим Гусманов, Аяз Гилязов, Лирон Хамидуллин, Ляля Муртазина, Хамза Бадретдинов, Ахтям Зарипов, Габдульбар Ризванов, Лябиб Лерон, Барый Мифтахов и т.д., напечатанных в новом – октябрьском номере журнала “Безнен мирас”. У кого есть память, у того есть что сказать... Знайте свою историю и гордитесь своими славными предками! Берегите родной язык и национальную культуру. Будьте вместе с журналом “Безнен мирас”!

“Безнең мирас” журналының октябрь саны Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиевнең: “Мин сезгә шундый акыл бирәм: беркайчан да акыл бирмәгез”, – дигән юллары белән ачыла. “Безнең мирас” журналының ошбу яңа санында да тарихи, әдәби, дини һәм сәнгати мирасыбызга кагылышлы тирән эчтәлекле һәм гыйбрәтле язмалар, кадерле истәлекләр, кызыклы табышлар урын алган. Алар арасында бай тарихлы Апас районына караган материаллар да шактый. Чыңгыз хан сурәте турында ниләр беләсез? Әхмәд бай кем ул, аның нәсел-нәсәбе, ватаны, гомумән, тормышы турында хәбәрдармы сез? Төркия галиме, тарихчы Омар Хакан Озалп татар халкы, аның аерым шәхесләре һәм әдәбияты хакында нинди фикердә? Галимә абыстай яки Әби-тәтә күлмәге нинди булган? Миркасыйм Госманов археографик көндәлекләрендә Апаска сәфәре турында ниләр бәян итә? «Дәвеш-Толымбай дуслык күпере» фестиваленең геройлары кемнәр һәм аның эчтәлеге нидән гыйбарәт булган? Әлеге фестивальнең катнашучылары аның турында нинди истәлек-хатирәләр саклый? Аяз Гыйләҗев Тәүфикъ Әйдигә хатларында нәрсәләр язган? “Рәйхан” җыры кайчан һәм ничек иҗат ителгән? Әлеге һәм башка сорауларга җавапларны “Безнең мирас” журналының 10 нчы – октябрь саныннан, аерым алганда, Галимҗан Баруди, Габдерәшит Ибраһимов, Миркасыйм Госманов, Аяз Гыйләҗев, Лирон Хәмидуллин, Ләлә Мортазина,  Хәмзә Бәдретдинов, Әхтәм Зарипов, Габделбәр Ризванов, Ләбиб Лерон, Барый Мифтахов һәм башкаларның язмаларыннан таба аласыз. Ошбу саныбыздан шулай ук танылган рәссам Резеда Яманова белән кызыклы әңгәмәне дә укырга, аның картиналары белән дә танышырга мөмкин. Хәтере барның – әйтере бар. Барыбызга да тарихи хәтерле, имин, сау-сәламәт һәм бәхетле булып яшәргә язсын! “Безнең мирас” журналы белән һәрчак бергә булыгыз!