0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: нет в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
119 рублей
Нет в наличии

Первый (январьский) номер 2024 года журнала «Безнен мирас» открывается философскими строками известного татарского просветителя Каюма Насыри взятыми из книги «Китап-әт-тәрбия». С рассказами и наставлениями великого ученого можно будет ознакомиться и в следующих номерах журнала.
В 1-ом номере журнала “Безнең мирас” были опубликованы новые труды, касающиеся нашего исторического, литературного, духовного, философского и художественного наследия, содержательные и поучительные заметки, ценные воспоминания, интересные находки.
Вы знаете о татаро-тюркском каганате?
Что рассказал брат драматурга Мирхайдара Файзи Харис Файзи в своей автобиографии?
Вы знакомы с историей села Татарская Каргала?
Как существовала школа Багбустан ханум? 
Знаете ли вы историю Оренбургского государственного татарского театра?
На эти и другие вопросы вы сможете найти ответы в статьях известных личностей, ученых и писателей, таких как: Габдурашид Ибрагимов, Харис Файзи, Равиль Фахретдинов, Лирон Хамидуллин, Рустам Набиуллин, Лябиб Лерон, и т.д., напечатанных в новом январьском номере журнала «Безнен мирас».
В номере также представлены интервью с руководителем татарской национально-культурной автономии Оренбургской области, депутатом Законодательного Собрания Оренбургской области, генеральным директором ООО «Агрохолдинг Алга» (д. Новое Султангулово Асекеевского района Оренбургской области), кандидатом сельскохозяйственных наук Ильдусом Ядкаровичем Давлетовым и дочерью Мусы Джалиля Люцией Джалиловой.
У кого есть память, у того есть что сказать... Знайте свою историю и гордитесь своими славными предками! Берегите родной язык и национальную культуру. Будьте вместе с журналом «Безнен мирас»! 
Сохраним наше богатое наследие вместе! “Безнең мирас” журналының 1 нче – гыйнвар ае саны мәшһүр татар мәгърифәтчесе һәм галим Каюм Насыйриның “Китап-әт-тәрбия” исемле хезмәтеннән алынган гыйбрәтле хикәят белән ачыла: “Шәех Сәгъди әйткән икән: «Хаҗда Габделкадыйр Гилянины күрдем. Кәгъбага башын куеп яткан: «Әй Ходаем, гафу кыл! Әгәр гафу итмәсәң, кыямәттә күзсез итеп каберемнән кубар: изге кешеләр арасында оятка калганымны күрмәсәм иде!» – дип такмаклый икән». Әй угыл, дөньяда бер кечкенә генә гаебеңне дә кешеләр күзенә күрсәтергә ояласың. Кыямәттә, пәйгамбәрләр, изгеләр һәм бөтен дөнья халкы күз алдында гаепләреңне һәм гөнаһларыңны йөзеңә бәрсәләр, анда бит качарга урын булмаячак. Инде сиңа тәрбия булыр: ахирәттә йөзеңә чыгарлык гаепне эшләмә. Габделкадыйр Гиляни кебек изге кешеләр шулкадәр курыккач, сиңа, миңа ни кала?! Иманлы булу – фарыздыр”.
Олуг галимнең әлеге хезмәтендәге тәрбияви хикәятләр һәм нәсыйхәтләр белән журналның киләсе саннарында да танышып бару мөмкин булачак.
 “Безнең мирас” журналының 1 нче санында да тарихи, әдәби, рухи, фәлсәфи һәм сәнгати мирасыбызга кагылышлы яңа хезмәтләр, тирән эчтәлекле һәм гыйбрәтле язмалар, кадерле истәлекләр, кызыклы табышлар урын алган.
Татар-төрки каһанлыгы турында беләсезме?
Драматург Мирхәйдәр Фәйзинең абыйсы Харис Фәйзи үзенең автобиографиясендә ниләр бәян иткән?
Татар Каргалысы авылы тарихы белән танышмы сез?
Багъбостан ханым мәктәбе ничек булган?
Оренбург татар дәүләт театры тарихын беләсезме?
Әлеге һәм башка сорауларга җавапларны “Безнең мирас” журналының 1 нче – гыйнвар саныннан, аерым алганда, Габдерәшит Ибраһимов, Харис Фәйзи, Равил Фәхретдинов, Лирон Хәмидуллин, Рөстәм Нәбиуллин, Альберт  Борһанов, Ләбиб Лерон һәм башка шәхесләрнең тирән эчтәлекле хезмәтләреннән һәм язмаларыннан таба аласыз.
Әлеге санда шулай ук Оренбург өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе, Оренбург өлкәсенең Законнар чыгару җыелышы депутаты, «Агрохолдинг Алга» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең генераль директоры (Оренбург өлкәсенең Әсәкәй районындагы Яңа Солтангол авылы), авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Илдус Ядкәр улы Дәүләтов белән һәм Муса Җәлилнең кызы Люция Җәлилова белән әңгәмә дә урын алган.
 “Хәтере барның – әйтере бар”, – ди зирәк халкыбыз. Барыбызга да тарихи хәтерле, имин, сау-сәламәт һәм бәхетле булып яшәргә язсын! “Безнең мирас” журналы белән һәрчак бергә булыгыз! Бай мирасыбызны бергәләп саклыйк һәм киләчәк буыннарга тапшырыйк! “Үткәне барның – киләчәге дә бар”, – дигән гыйбрәтле әйтемне беркайчан да онытмыйк!