0 Корзина 0 руб.
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
119 рублей
Подробнее favorite_border

Апрельский номер 2024 года журнала «Безнен мирас» открывается философскими строками известного татарского просветителя Каюма Насыри взятыми из книги «Китап-әт-тәрбия». С рассказами и наставлениями великого ученого можно будет ознакомиться и в следующих номерах журнала.
В 4-м номере журнала “Безнең мирас” были опубликованы новые труды, касающиеся нашего исторического, литературного, духовного, философского и художественного наследия, содержательные и поучительные заметки, ценные воспоминания, интересные находки.
Знаете ли Вы мулл деревни Альмандар?
Каким был татарский мир 100 лет назад?
Как прошла встреча Миркасима Гусманова с Тувинской сахарой?
Кто же он такой наш Тукай?
Знаете ли вы про Арского парня Барыя, который нашел золото?
Почему Каюм Насыри говорил, что некоторым не нравилось, когда он назывался «татарин»ом?
Вы знакомы с историей написания песни «Заманга хитаб»?
Хотите попробовать приготовить крымскотатарский пирог – кобете?
На эти и другие вопросы вы сможете найти ответы в статьях известных личностей, ученых и писателей, таких как: Габдурашид Ибрагимов, Гаяз Исхаки, Миркасим Гусманов, Индус Тагиров, Рабит Батулла, Рустам Набиуллин, Раиф Марданов, Ирек Хадеев, Лябиб Лерон, Сагадат Исхаки-Чагатай, Ляля Муртазина, Хамида Гарипова и т.д., напечатанных в новом апрельском номере журнала «Безнен мирас».
У кого есть память, у того есть что сказать... Знайте свою историю и гордитесь своими славными предками! Берегите родной язык и национальную культуру. Будьте вместе с журналом «Безнен мирас»! 
Сохраним наше богатое наследие вместе!
 “Безнең мирас” журналының 4 нче – апрель ае саны мәшһүр татар мәгърифәтчесе һәм галим Каюм Насыйриның “Китап-әт-тәрбия” исемле хезмәтеннән алынган гыйбрәтле хикәят белән ачыла: “Локман Хәкимнән сорадылар: «Син әдәпне кемнән үгрәндең?» – диделәр. Локман әйтте: «Әдәпсезләрнең әдәпсезлеген күреп, үземә килешмәгән кебек булды да, һаман андаен фигыльләрдән саклана килдем, әдәпле булдым», – диде. Әй угыл, гакыллы балага атлам саен гыйбрәтләр бар, вәгазьләр бар, мәгърифәт хасил итә күр”.
Олуг галимнең әлеге хезмәтендәге тәрбияви хикәятләр һәм нәсыйхәтләр белән журналның киләсе саннарында да танышып бару мөмкин булачак. 
 “Безнең мирас” журналының 4 нче санында да тарихи, әдәби, рухи, фәлсәфи һәм сәнгати мирасыбызга кагылышлы яңа хезмәтләр, тирән эчтәлекле һәм гыйбрәтле язмалар, кадерле истәлекләр, кызыклы табышлар урын алган. 
Әлмәндәр муллаларын беләсезме?
100 ел элек татар дөньясы нинди булган?
Миркасыйм Госмановның Тува сахрасы белән очрашуы ничек үткән?
Кем соң ул газиз Тукаебыз?
Алтын тапкан Арча егете Барый хакында беләсезме?
Ни өчен Каюм Насыйри: «Милләтем исемен татар дип атаганда ошатмадылар», – ди?
«Заманга хитаб» җырының язылу тарихы белән танышмы сез?
Кырым татарларының бәлеше – кобете пешереп карыйсыгыз киләме?
Әлеге һәм башка сорауларга җавапларны “Безнең мирас” журналының 4 нче – апрель саныннан, аерым алганда, Габдерәшит Ибраһимов, Гаяз Исхакый, Миркасыйм Госманов, Индус Таһиров, Рабит Батулла, Рөстәм Нәбиуллин, Раиф Мәрданов, Ирек Һадиев, Ләбиб Лерон, Сәгадәт Исхакый-Чагатай, Ләлә Мортазина, Хәмидә Гарипова һәм башка шәхесләрнең тирән эчтәлекле хезмәтләреннән һәм язмаларыннан таба аласыз. 
“Хәтере барның – әйтере бар”, – ди зирәк халкыбыз. Барыбызга да тарихи хәтерле, имин, сау-сәламәт һәм бәхетле булып яшәргә язсын! “Безнең мирас” журналы белән һәрчак бергә булыгыз! Бай мирасыбызны бергәләп саклыйк һәм киләчәк буыннарга тапшырыйк! “Үткәне барның – киләчәге дә бар”, – дигән гыйбрәтле әйтемне беркайчан да онытмыйк!