Вы можете выбрать товар из Каталога.

Июньский номер журнала «Безнен мирас» открывается философскими строками известного татарского просветителя Каюма Насыри взятыми из книги «Китап-әт-тәрбия». С рассказами и наставлениями великого ученого можно будет ознакомиться и в следующих номерах журнала.
В новом номере журнала так же собраны поучительные статьи, ценные воспоминания, интересные находки, касающиеся нашего исторического, литературного, религиозного и художественного наследия.
Какие статьи содержатся в своде законов Чингисхана «Великая Яса»?
Что рассказывает Абдрахман Умеров о своей поездке в Уфу в 1923 году?
Какой была татарская обувь в былые времена и когда стали носить татарские лапти?
Знаете ли вы о жизни и деятельности Мунира Ерзина?
Какова история создания песни «Родная земля»?
На эти и другие вопросы вы сможете найти ответы в статьях известных личностей, ученых и писателей, таких как: Чингиз хан, Абдурашид Ибрагимов, Абдрахман Умеров, Хатип Миннегулов, Лирон Хамидуллин, Ахтям Зарипов, Рустам Набиуллин, Файзулхак Ислаев, Ильяс Зиганшин, Лябиб Лерон, и т.д., напечатанных в новом июньском номере журнала «Безнен мирас».
У кого есть память, у того есть что сказать... Знайте свою историю и гордитесь своими славными предками! Берегите родной язык и национальную культуру. Будьте вместе с журналом «Безнен мирас»! Вместе сохраним наше богатое наследие!
“Безнең мирас” журналының июнь саны күренекле татар мәгърифәтчесе һәм галим Каюм Насыйриның “Китап-әт-тәрбия” исемле хезмәтеннән алынган гыйбрәтле хикәят белән ачыла: “Олуглардан бер адәм үзенең углын бер галим остазга тәгълим вә тәрбия өчен тапшырды. Вә әйтте ки: «Әй остазе камил, ошбу баланы тәрбияле кыйл вә укыт ки, галим вә гакыйл булсын», – диде. Берничә вакыт бу баланы остаз тәрбия кыйлды вә укытты. Әмма һичбер гыйлем әсәр кыйлмады. Ул баланы атасына кайтарып йибәрде. Әйтте: «Бу бала һичбер белемгә сәләтле түгелдер, хәтта үземне дивана кыйлды», – диде...” Олуг галимнең әлеге хезмәтендәге тәрбияви хикәятләр һәм нәсыйхәтләр белән журналның киләсе саннарында да танышып бару мөмкин булачак.
“Безнең мирас” журналының 6 нчы санында да тарихи, әдәби, рухи, фәлсәфи һәм сәнгати мирасыбызга кагылышлы яңа хезмәтләр, тирән эчтәлекле һәм гыйбрәтле язмалар, кадерле истәлекләр, кызыклы табышлар урын алган.
Чыңгыз ханның кануннар җыелмасы булган «Олуг Яса»сында нинди маддәләр бар?
Габдерахман Гомәри Уфага 1923 елдагы сәфәре турында ниләр бәян итә?
Татар аяк киеме элекке заманнарда нинди булган һәм татар чабатаны кайчан кия башлаган?
Мөнир Ерзинның тормышы һәм эшчәнлеге хакында беләсезме?
«Туган җирем» җырының иҗат ителү тарихы нинди?
Әлеге һәм башка сорауларга җавапларны “Безнең мирас” журналының 6 нчы – июнь саныннан, аерым алганда, Чыңгыз хан, Габдерәшит Ибраһимов, Габдерахман Гомәри, Хатыйп Миңнегулов, Лирон Хәмидуллин, Әхтәм Зарипов, Рөстәм Нәбиуллин, Фәйзелхак Ислаев, Ильяс Җиһаншин, Ләбиб Лерон һәм башка шәхесләрнең тирән эчтәлекле хезмәтләреннән һәм язмаларыннан таба аласыз.
“Хәтере барның – әйтере бар”, – ди зирәк халкыбыз. Барыбызга да тарихи хәтерле, имин, сау-сәламәт һәм бәхетле булып яшәргә язсын! “Безнең мирас” журналы белән һәрчак бергә булыгыз! Бай мирасыбызны бергәләп саклыйк һәм киләчәк буыннарга тапшырыйк! “Үткәне барның – киләчәге дә бар”, – дигән гыйбрәтле әйтемне беркайчан да онытмыйк!