0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
119 рублей
Подробнее favorite_border

Сентябрьский номер журнала «Безнен мирас» открывается философскими строками известного татарского просветителя Каюма Насыри взятыми из книги «Китап-әт-тәрбия». С рассказами и наставлениями великого ученого можно будет ознакомиться и в следующих номерах журнала.
В этом номере журнала так же собраны новые труды, касающиеся нашего исторического, литературного, духовного, философского и художественного наследия, содержательные и поучительные заметки, ценные воспоминания, интересные находки..
Знаете ли вы о Гуннах и их великом переселении?
Каким образом Апанаевы вели свою национальную деятельность в начале XX века?
Как Макс Тильке изобразил татарскую одежду на своих рисунках?
Каким был татарский мир 100 лет назад?
Как Гаяз Исхаки относился к татарской литературе и что написал об этом?
Личность, которая всю жизнь идет против ветра, кто он?
Какова история написания песни "Тоска"?
На эти и другие вопросы вы сможете найти ответы в статьях известных личностей, ученых и писателей, таких как: Габдурашит Ибрагимов, Гаяз Исхаки, Индус Тагиров, Рустам Набиуллин, Галим Хисамиев, Фардия Сафаргалиева, Мирсаит Сунгатуллин, Лябиб Лерон, Рухия Ахунзянова, Айрат Чанышев, Булат Хамидуллин и т.д., напечатанных в новом сентябрьском номере журнала «Безнен мирас».
У кого есть память, у того есть что сказать... Знайте свою историю и гордитесь своими славными предками! Берегите родной язык и национальную культуру. Будьте вместе с журналом «Безнен мирас»! Вместе сохраним наше богатое наследие! 


“Безнең мирас” журналының сентябрь саны күренекле татар мәгърифәтчесе һәм галим Каюм Насыйриның “Китап-әт-тәрбия” исемле хезмәтеннән алынган гыйбрәтле хикәят белән ачыла: “Ике туган бар иде. Бере падишаһ хезмәтендә булып гомер кичерер иде. Бере үзенең кул көче белән табыш итеп тереклек кыйлыр иде. Бервакытны падишаһ хезмәтендәге бай туганы әйтте: «Әй туганым, ник падишаһ хезмәтенә кермәйсән? Таки каты хезмәтләрдән котылыр идең», – диде. Ул туганы әйтте: «Син ник кул көче белән тереклек кылмайсән? Таки хезмәт хурлыгыннан вә кимсетелүдән котылыр идең. Хакимнәр әйткәннәрдер ки: үз икмәгеңне ашап өеңдә утыруың кеше хезмәтендә алтын кәмәр баглавыңнан артыграктыр...»
Үз көчең белән тапкан бер тиенең кеше көче белән хасил булган мең тиеннән бәрәкәтлерәктер”.
Олуг галимнең әлеге хезмәтендәге тәрбияви хикәятләр һәм нәсыйхәтләр белән журналның киләсе саннарында да танышып бару мөмкин булачак.
“Безнең мирас” журналының 9 нчы санында да тарихи, әдәби, рухи, фәлсәфи һәм сәнгати мирасыбызга кагылышлы яңа хезмәтләр, тирән эчтәлекле һәм гыйбрәтле язмалар, кадерле истәлекләр, кызыклы табышлар урын алган.
Һуннар һәм аларның бөек күчеше турында беләсезме?
Апанаевлар ХХ гасыр башында милли эшчәнлекләрен ни рәвешле алып барганнар?
Макс Тильке татар киемнәрен рәсемнәрендә ничек сурәтләгән?
100 ел элек татар дөньясы нинди булган?
Гаяз Исхакый татар әдәбиятына нинди карашта торган һәм бу турыда нәрсәләр язып калдырган?
      Гомере буе җилгә каршы барган шәхес кем ул?
 “Сагыш” җырының язылу тарихы нинди?
Әлеге һәм башка сорауларга җавапларны “Безнең мирас” журналының 9 нчы – сентябрь саныннан, аерым алганда, Габдерәшит Ибраһимов, Гаяз Исхакый, Индус Таһиров, Рөстәм Нәбиуллин, Галим Хисамиев, Фәрдия Сәфәргалиева, Мирсәет Сөнгатуллин, Ләбиб Лерон, Рухия Ахунҗанова, Айрат Чанышев, Булат Хәмидуллин һәм башка шәхесләрнең тирән эчтәлекле хезмәтләреннән һәм язмаларыннан таба аласыз.
“Хәтере барның – әйтере бар”, – ди зирәк халкыбыз. Барыбызга да тарихи хәтерле, имин, сау-сәламәт һәм бәхетле булып яшәргә язсын! “Безнең мирас” журналы белән һәрчак бергә булыгыз! Бай мирасыбызны бергәләп саклыйк һәм киләчәк буыннарга тапшырыйк! “Үткәне барның – киләчәге дә бар”, – дигән гыйбрәтле әйтемне беркайчан да онытмыйк!