0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
49 рублей
Подробнее favorite_border

Журналыбыз “Чаян”ның яңа гыйнвар саны чыкты.
Гадәттәгечә укучыларыбыз анда байтак күңелле сәхифәләр белән танышыр: күтәренке рух сугарылган язмаларда Яңа ел сулышы бөркелгән язмалар, шигырьләр, мәзәкләр, карикатуралар урнаштырылганлыгына игътибар итәр.
“Үтил капкынында” дигән фельетонда чит ил машиналарын сатып алучыларның ничек итеп алып сату хәйләләре белән буталышып бетүләре һәм аңа каршы көрәш алымнары турында үткен язма.
“Абау!” сәхифәсендә, Яр Чаллы шәһәрендә яшәүчеләрнең, 60 нчы комплексындагылары Бөгелмә субподрядчиклары һәм Ульян полициясе белән мөнәсәбәтендәге геройлыклары.
“Үткәннәргә карыйк каерылып” сәхифәсендә, һәрвакыттагыча, саваплык, итәгатьлек, сабаклык үрнәкләре алырга була.
“Көлке терапиясендә” укучыларны савыктыру дәресләре көтә, бернинди медицина полисларысыз, талонсыз һәм чиратсыз.
Журнал менюында – комикслар, чаянвордлар, һ. б. кызыксындырулар вакытыгызны файдалы итәр дип уйлыйбыз.