0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
49 рублей
Подробнее favorite_border

Журналыбыз “Чаян”ның октябрь саны чыкты. Әлегесендә укучыларыбыз шактый кызыклы материаллар, мәгълүматлар табар.
Аның, икенче битендә үк, яшәешебезгә үтә үткен караш ташлаган шигъри юллар бирелгән һәм Шомбай бабайның укучыларыбыз тарафыннан әйтелгән соравына дәлилле җавабы урнаштырылган.
“Матур фасад артында” дип исемләнгән фельетон андагы яшәүчеләрнең тудырган килешле-килешсез проблемаларын кузгата.
“Абау!” сәхифәсендә таксистлар арасындагы башбаштаклыклар. Һәм Казан шәһәрендәге аерым чүп-чар җыю мәсьәләсенең таркалуы турында.
“Чаян почтасы”нда төрле җирләрдән алынган укучыларыбызның хатлары урнаштырылган.
“Үткәннәргә карыйк каерылып” сәхифәсе, гадәттәгечә, яшәешебезнең кайчандыр сабак итеп алырдай мәсәләсен кузгатып, бүгенгегә чагыштыру ясый.
“Безнең вернисаж” “Чаян” карикатурасы классигы Виталий Феоктистовның иҗадын тәкъдим итә.
Болардан тыш укучыларыбызны “Уйна да, уйла да!” чаянворды, “Табышмак – бил алышмак” сынамышы көтә.
Хәерле сәгатьтә күңелле мизгелләр сезгә!