0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
49 рублей
Подробнее favorite_border

Журналыбызның март аена багышланганы чыкты.
Аның тышлыгын Сигезенче март уңаеннан рәтләргә бирелгән йортка вәгъдә-ремонт карикатурасы бизи.
Укучыларыбыз әлеге яңа санда хатын-кызлар темасына байтак күңелле язмалар һәм әһәмиятле кызык карикатуралар табар.
“Йортлар һәм сорыкортлар” исемендәге фельетон эчтәлегендә ЖКХ тармагындагы кара тишекләр, идарә компанияләре.
“Абау” сәхифәсендә:
- Тумаган балалар өчен акча алып ятучы ялган әниләр.
- Чермешәндәге бер хәл: “Беткә үч итеп, тун яндырганнар” дигән шикелле, мәхәббәттән чыккан янгын.
- Үзенең начальнигыннан куркып, Болгарда яшәүче берәү кредит буенча бурычын түләгән.
- Безнең дустыбыз һәм авторыбыз Евгений Обуховның бик тә күркәм юбилее икән. Бездән бүләк – юбилей җыелмасы.
Күп еллар буе даими чыгып килүче “Үткәннәргә карыйк каерылып” сәхифәсендә кызыклы мәгълүматлар.
“Чаян почтасында”гы ике хатта кузгатылган проблемалар игътибарга лаек.
Журналыбызның күптәнге авторы Илдус Диндаровның юбилее уңаеннан чыккан мәкаләләр күңелегезгә хуш килер.
Болардан башка, бу санда – чаянворд, мәзәкләр, “табышмак – бил алышмак” кызыклары һәм башуйлату мөмкинчелекләре тудырылган.