0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
39 рублей
Подробнее favorite_border

“Чаян” журналының июнь саны чыкты. Аның “Аннан-моннан информ” яңалыклар тасмасыннан байтак күңелле һәм файдалы мәгълүматлар алырга мөмкин.
Әлеге сан язмаларының менә мондыйларын игътибарга алыйк. “Шаккатыргыч акчалар” фельетоны, ничек итеп Үзәк Россия банкының Шаккатыргыч банк белән бәхәсендә оттырганы турында.
“Тулы абзац!” сәхифәсе. Бу юлы аның геройлары кемнәр: Казан метросындагы криптовалюта аулаучылар, Чаллыдагы уңышсызлыкка очраган мәхәббәт солтаны һәм Түбән Камада машина йөртүчелеккә ярамаган кандидат.
“Мэтрлардан ретро” сәхифәсендә ничек итеп чаян карикатуристлары 1961 нче елларда бюрократлардан көлүне күрсәткән.
“Чаян почтасы”нда Яшел Үзән районындагы Уразлы авылы кешеләренең хаты урнаштырылган. Алар яраксыз хәлгә килгән күперләре турында язалар.
“Чаян дәваханәсе” сәхифәсендә шаярып, сәламәтлек саклау темасы кузгатылган.
“Зурлыктан көлкегә кадәр – бер шарж” сәхифәсе татар эстрада йолдызларының күңелле рәсемнәрен урнаштырган – авторы, Казан рәссамы – Наил Галимов.
Болардан тыш, укучыбыз бу яңа саныбызда байтак кына үткен карикатуралар, юморескалар, шигырьләр һәм, әлбәттә, гадәттәгечә – “Чаянворд”!