0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: нет в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
39 рублей
Нет в наличии

“Чаян”ның яңа август санында укучыларыбыз, гадәттәгечә, байтак кызыклы, шаян-шук һәм гыйбрәт алырлык материаллар белән танышыр.

“Абау” сәхифәсендә көн кадагына суккан җәмгыятебездәге җитешсезлекләр чагылышы.

Журналыбыз битләрендә фельетон жанры лаеклы урын биләп тора. Бу санда “Бакчачылык”лардагы бик үк күңелгә ятышлы булмаган хәлләр тасвирланган.

“Абау”ның икенче өлешендә тормышта, яшәешебездәге итәгатьсезлек чаткылары киң яктыртылган.

“Чаян почтасы”нда укучыларыбыз көнкүреш мәшәкатьләре белән бүлешә.

Сәламәт яшәү, ничек аңа ирешү, дәвалану маҗаралары “Чаян шифаханәсе”ндә.

“Үткәннәргә карыйк каерылып” сәхифәсендә авторларыбызның электәге яшәү рәвешләре сурәтләнә.

“Безнең вернисаж”да, чаян карикатуралары классигы Юрий Денисовның 80 яшьлеге уңаеннан, кайбер эшләре тәкъдим ителә.

“Уйна да, уйла да” битендә чаянворд чишүегез, башыгызны ватарга мәҗбүр итәчәк.

Могҗизалы почмак һәм табышмаклы биремнәр сезне дә җәлеп итәр дип уйлыйбыз.

Инде һәммәгезгә күңелле мизгелләр теләп каласы килә!

Со всеми товарами можно ознакомиться в нашем магазине "ТАТМЕДИА"