0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: нет в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
49 рублей
Нет в наличии

“Чаян” журналының яңа саны дөнья күрде. Гадәттәгечә, укучыларыбыз анда байтак кызыклы, күңелле һәм кирәкле мәгълүматлар табар.
“Абау” сәхифәсе шаян-шаяру формасында яңалыклар белән таныштыруын дәвам итә, ләкин алар җитди эчтәлектә биреләләр.
Журналыбыздагы фельетон “Әниләр капиталы” тирәсендәге хәйләләрне ачып сала.
“Авто-стоп”та юллар турында сүз куерту – без аларны сайлап алмыйбыз һәм дә безнең кесәләр күтәрә алмый торган машиналар мәсьәләсе.
“Абау” сәхифәсенең икенче өлешендә мәңгелек чишә алмаслык чүп-чар турындагы зарланулар һәм Яр Чаллы шәһәрендәге ашыгыч булмаган “ашыгыч ярдәм”гә зар белдерү.
“Чаян” почтасы”нда – укучыларыбыздан килгән хатлар.
“Үткәннәргә карыйк каерылып” сәхифәсендә хаксыз онытылып бара торган шигъри җанлы шәхесләребезнең берсе.
“Безнең вернисаж”да журналыбызның баш рәссамы Александр Алёшинның карикатуралары.
Чаянворд – “Уйна да, уйла да”, “Табышмак – бил алышмак”, күп санлы мәзәкләр – сезнең барчагызны кызыктырыр дип уйлыйбыз.