0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: нет в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
65 рублей
Нет в наличии

Мы вступили в ноябрь, а это значит, что вышел последний осенний номер этого года! На обложке нового номера – молодой татарский актер театра и кино Айрат Мифтахов. Талантливый актер Альметьевского татарского государственного драматического театра рассказал о тонкости своей профессии и о своем жизненном пути в театре.
Мы безумно любим путешествовать в разные уголки нашей республики! В этот раз мы с вами окунемся в теплую атмосферу Высокогорского района и в Зеленодольск. Устроим экскурсию в музеи, на ферму страусов и познакомим вас с интересными личностями районов.
В рубрике «Әйтсәм-әйтим» поднимается достаточно щекотливая тема – про разведенных женщин с детьми. Ищем ответы на вопросы «Можно ли найти достойного мужа с ребенком?» «Как относятся к разведенкам?» «Мешает ли ребенок второй раз выйти замуж?».
Также в этом номере можно найти статью про Казанский татарский государственный театр юного зрителя имени Габдуллы Кариева. У них недавно была премьера, они представили спектакль «Ромео и Джульетта». В статьи актеры делятся своими эмоциями и переживаниями. Рассказывают про свои роли.
Рубрика «Поэзия» является неотъемлемой частью нашего журнала. Любителям литературы традиционно предлагаются произведения молодых авторов.

«Идел» журналының ноябрь саны әдәби әсәрләргә бай. Рүзәл Әхмәдиевнең өр-яңа шигырьләр шәлкеменнән фәлфәсә, фикер, яңарыш бөркелә. Автор үзе дә: «Миндә хәзер Әхмәтҗановлар чоры, - ди. – Роберт һәм Рәшит Әхмәтҗановлар иҗатында үземне таптым сыман».
Чиләбе кызы Оксана Ильюп – «Идел» журналының даими авторы, бу юлы ул да иҗатта үсүен дәлилләп, шактый камил әсәрләрен бастырган. Татарның беренче бард хатын-кызы Оксананың җырларын да тыңлау мөмкинлеге тудырылды.
Сөмбел Гаффарованың өр-яңа повестен укуны дәвам итәбез. Әсәрнең икенче өлеше. «Кара король һәм кызыл сөяк». Кем җиңәр? Хастаханәдә яман шеш белән көрәшкән Ландышка кем ярдәм кулыр сузар? Кульминация. Шәп чишелеш.
«Таян Аллаһка» әдәби бәйгесендә җиңү яулаган әсәрләр белән танышабыз. Игътибар: әлеге бәйгедә профессиональ каләм әһелләре түгел, ә гади укучыларыбыз көч сынашты.
Елның зур вакыйгасы: ТР Әдәби суд утырышы бер төркем яшь иҗатчыларның күңел төшенкелегендә язган әсәрләрен тикшерә. Бу санда судка тартылган әсәрләр белән танышу мөмкинлеге тудырыла. «Меланхоликлар эше» дип аталган җинаять эше ноябрь азагында үткәреләчәк. Суд эше беркетмәсе журналның декабрь санында урын алачак.
Иҗат лабораториясе сәхифәсендә яраткан язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиев. Сез әдипнең фәкать 40 яшендә генә язучылык эшенә керешкәнен белә идегезме? Димәк, иҗатка килү юлы һәркемнең үзенеке.
Журнал тышлыгында урын алган Айрат Мифтахов та сәхнәгә килү юллары турында бәян итә. Яшь иҗатчы Әлмәт татар драма театрында эшли. Аны «Җил артыннан» спектаклендә Хәсән һәм Сөхрәб рольләре аеруча популяр итте бугай. Бу хакта ул үзе ни уйлый?
«Бер Ромеога ике Джульетта» – Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры куйган премьера турында уйланулар – аеруча ни өчен ике Джульетта дигән сорауга җавап эзләү дә кызыклы булыр.
Ахырдан: карачкыларны ничек ясаганнарын беләсегез киләме? «Идел»дән әлеге серле һөнәр ияләре турында кызыклы репортаж көтә. Теманы фәнни кимәлдә өйрәндек! Шунда ук видеоязма да карарга мөмкин.
«Идел» белән бер дулкында булыгыз!