0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: нет в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
65 рублей
Нет в наличии

«Казан утлары» журналының апрель  саны, һәр елдагыча, Тукай рухы белән сугарылган. Журналның тышлыгында ук кичке Казан утлары яктысында Тукай музее бинасы балкып тора. Галим Марсель Ибраһимовның «Габдулла Тукайның  тормыш һәм иҗат хроникасы өчен материаллар» дип аталган мәкаләсе дә бөек шагыйребезгә багышланган.  
Әлеге санда Сания Әхмәтҗанова, Ләис Зөлкарнәй, күренекле галим Марсель Бакировның һәм журнал өчен яңа исем  – Фәрдилә Ярның шигъри әсәрләре урын алган.  
Мансур Гыйләҗевнең «Бурлак» пьесасы аеруча игътибарга лаек. Ул безнең татар ир-егетләренең   – бурлакларын гына түгел, халкыбызның да үзенчәлекләрен ачып бирә торган әсәр.   
Наилә Харисованың «Үтте инде» повесте Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан уздырылган Әдәби конкурста «Проза» номинациясендә беренче урын алган әсәр. Әлеге әсәрне күз яшьләрсез уку мөмкин түгел. 
Кәрим Караның «Биек бәхет таулары» повесте тормышта үз юлын, үз тиңен табалмыйча бәргәләнгән хатын-кызның язмышын сурәтли. Көнкүреш мәсьәләләрен үз эченә алынган әсәрдә бик күп тирән мәгънәләр яшеренгән. 
Илсөяр Иксанованың «Матәм»  хикәясе исә  бер төрле сөйләп, гамәлләре бөтенләй икенче булган эчкерле кешеләрнең чын йөзен ачып сала. 
Галим Зөфәр Мөхәммәтшин “Якутлар табыладыр вакыт белән” сәхифәсендә Бакый Урманченың хатирәләрен тәкъдим итә.
Быел “Казан утлары” журналы үзенең 100 еллык юбилеен каршы алырга әзерләнә. Шул уңайдан “Казан утлары  ˗ минем язмышымда” дип аталган сәхифәдә журналда эшләп киткән редакторлар үз хатирәләре белән уртаклаша, күренекле язучылар журналда тәүге басылган әсәрләре, “Казан утлары” журналы белән хезмәттәшлеге турында сөйли.
“Идел буе Болгар дәүләтендә  ислам дине кабул ителүгә 1100 ел” сәхифәсендә тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллин  Алтын Урда дәүләтендә ислам дине институтлары  белән таныштыра. 
 
Апрельский номер журнала “Казан утлары”, по традиции, проникнут “духом” Тукая. Уже на обложке мы видим здание музея Тукая, озаренное вечерними огнями Казани. Статья ученого Марселя Ибрагимова “Материалы для хроники жизни и творчества Габдуллы Тукая” также посвящена великому поэту. 
В данном номере представлены стихотворения Сании Ахметзяновой, Ляиса Зулкарная, известного ученого Марселя Бакирова и, произведения нового для журнала автора – Фардили  Яр.   
Особо примечательна пьеса Мансура Гилязова “Бурлак”. Это произведение описывает  не только особенности наших татарских мужчин – бурлаков, но и всего нашего народа. 
Повесть Наили Харисовой “Прошло уже” заняла первое место в номинации “Проза” литературного конкурса, организованного комиссией по вопросам сохранения и развития Татарского языка при Президенте Татарстана. При чтении данного произведения трудно удежать слезы.
Повесть Карима Кара “Высокие горы счастья” описывает судьбу женщины, которая пыталась найти свой собственный путь в жизни, равного себе. Произведение, охватывающее повседневную жизнь, имеет много глубоких смыслов.
Рассказ Илсияр Иксановой “Скорбь” раскрывает нам истинное лицо людей, кто говорит одно, а на деле делает совсем другое.
В этом году журнал “Казан утлары” празднует свой 100-летний юбилей. В связи с этим, в рубрике “Казан утлары – в моей судьбе” редакторы, работавшие в журнале, делятся своими воспоминаниями, а выдающиеся писатели рассказывают о своих первых опубликованных в журнале произведениях, о своем сотрудничестве с ним.
В рубрике “1100 лет со дня принятия ислама в Волжской Булгарии” доктор исторических наук Ильдус Загидуллин знакомит с институтами ислама в Золотой Орде.