0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: нет в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
65 рублей
Нет в наличии

Майский номер журнала «Казан утлары» посвящен 100-летию издания. Юбилейный номер открывается поздравительными текстами Президента Республики Татарстан Рустама Минниханова и Государственного Советника Республики Татарстан Минтимера Шаймиева.
Юбилейный номер главного литературного журнала татарского народа включает в себя произведения известных авторов, воспоминания редакторов, писателей разных поколений и архивные фотоматериалы. Можно сказать, он является историей или энциклопедией «толстого» литературного журнала татарской периодики.
В майском номере подробно описывается история журнала «Казан утлары», анализируются разные периоды, читателям предлагается научно-популярный материал, который описывает историю татарских литературных журналов, издававшихся до революции.
В номере представлены не только самые лучшие поэтические, прозаические произведения, публицистические материалы в истории журнала, также читатели познакомятся с новыми произведениями ведущих современных авторов.   
 


«Казан утлары» журналының май   саны басманың 100 еллык юбилеена багышланган. Ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең йөзъяшәр журналны тәбрикләү сүзләре белән ачылып китә.  
Әлеге махсус сан татар халкының төп әдәби журналы булган «Казан утлар»ында дөнья күргән иң күренекле авторларның әсәрләрен, истәлекләрен, аларга багышланан фотоархивны үз эченә ала. Бу юбилей санын татар матбугатындагы калын журнал тарихы яки энциклопедиясе дип атау да  хата булмас.
Май санында «Казан утлары» журналы, ягъни татар әдәбияты, татар матбугаты узган юл тәфсилле аңлатыла, аның «Безнең юл», «Яңалиф», «Атака», «Совет әдәбияты» исемен йөрткән чорларына анализ ясала, шулай ук татар халкында «Аң» кебек калын әдәби журналларның 1922 елга кадәр үк дөнья күрүе, әдәби журнал чыгару тарихының тамырлары  тагын да ераграк киткәнлеге  киң итеп бирелә.
Журналда йөз ел дәвамында чыккан һәм бүгенге көннең әйдәп баручы язучыларның  шигъри, чәчмә әсәрләре, публицистик язмалары урын алган. Аларның һәркайсы укучыларыбыз күңеленә хуш килер дип ышанабыз.