0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
91 рубль
Подробнее favorite_border

«Мәйдан» әдәби-нәфис, иҗтимагый журналының февраль саны Фәнис Яруллинның лирик шигырьләре белән ачыла. «Чәчмә әсәр» сәхифәсе Фәнзәлия Бәдертдинованың «Җирдән ары урын юк»» повестеның азагын тәкъдим итә. Чәчмә әдәбият үрнәкләре Гүзәл Галләмованың «Кайту»повесте, кече жанрда – Гомәр Даутовның «Комбат» хикәясе белән дә дәвам иттерелә.
«Шигъри гөләндәм»дә – Булат Ибраһим һәм Әлфия Низамова шигырьләре. Шигъри сүз шулай ук «Укучылар иҗаты» рубрикасында Фирдәүсә Бикмәтова шигырьләре белән дә тәкъдим ителә.
«Мирас» сәхифәсендә тарихчы Дамир Исхаков «Халкыбызның эпик әсәрләрендә милли тарих» дигән мәкаләсе белән чыгыш ясый.
Әдәбият галиме, тәнкыйтьче, педагогия фәннәре кандидаты филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов «Әдәби тәнкыйть ни хәлдә?» дигән сорау куя һәм шул исемдәге мәкаләсендә соравына җавап эзли.
Журналның «Осталык һәм остазлык» дигән яңа, «Дустанә шәрех», «Дөньяга бер караш», «Шәхесләребез», «Хәтер» кебек даими рубрикалары шулай ук кызыклы язмалар белән укучыларны җәлеп итә.
Юмор сөючеләргә февраль санында Зиннур Закировның «Кукмара мәзәкләре» тәкъдим ителә.
«Мәйданчык» кушымтасы бу айда балаларны Рафига Усманова хикәяләре белән шатландыра.

 
Февральский номер литературно-художественного, общественного журнала «Майдан» открывают лирические стихи поэт Фаниса Яруллина.
Рубрика «Проза» предлагает читателю заключительную часть повести Фанзалии Бедертдиновой «Җирдән ары урын юк». Проза представлена в журнале также повестью Гузель Галлямовой «Кайту», в малом жанре – рассказом Гумера Даутова «Комбат». В рубрике «Поэзия» читатель может ознакомиться с циклами стихов Булата Ибрагима и Альфии Низамовой. Поэтическое слово представлено также стихами Фирдауси Бикметовой в рубрике «Творчество читателей».
Статья Дамира Исхакова в рубрике «Наследие» посвящена творческому наследию татарского народа, ученый-историк размышляет об отражении национальной истории в эпических произведениях татарского народа.
Статья ученого-литературоведа, Ульфата Закирзянова посвящена теме литературной критики.
Привлекающее внимание своей красочностью и уже давно полюбившееся детям приложение «Майданчык» в февральском номере представлено рассказами Рафиги Усмановой.