Вы можете выбрать товар из Каталога.

«Сәхнә» журналының октябрь саны укучыларга янәдән кызыклы язмалар әзерләде. Яңа санда − яшь җырчы Илгиз Мөхетдинов, Татарстанның атказанган артисты Лилия Мәхмүтова, Татарстанның халык артисты Чулпан Закирова, Татарстанның атказанган артисты Алсу Шакирова, популяр шоумэн Айваз Садыйров.
Г. Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрының Ч. Айтматов әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Ак пароход» спектакле турында октябрь санында журнал хәбәрчесе Рәфидә Галимҗанова язмасын укыгыз.
«Хәтер сандыгы» сәхифәсендә − Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов. Журналда урнаштырылган QR-код ярдәмендә «Осталык һәм остазлык» программасының язмасын тыңларга мөмкин.
Музыкаль сәхифәбезне Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар дуэты бизи. Йолдызлы парның «Беренче бию» җырының караоке вариантын шулай ук журналда урнаштырылган QR-код аша кереп кулланырга мөмкин. Бергәләп җырлыйк!