0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
79 рублей
Подробнее favorite_border

«Сәхнә» журналның гыйнвар саны сатуда. Яңа календарь елының беренче саны укучыларны бик күп кызыклы язмалар белән сөендерә.
Тышлыкта – җырчы Алинә Давыдова. Бу санда Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов белән ихлас әңгәмә, эстрадада Шәкур исеме астында чыгыш ясаучы татар рэперы Алмаз Корбанов белән эксклюзив интервью укырга була.
Театраль тормыш вакыйгаларыннан да артта калмадык, бу санда Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында узган данлыклы «Җидегән чишмә» берләшмәсенең яңартылган кичәсеннән репортаж тәкъдим итәбез, шулай ук 1-7 декабрьдә Казанда 15 тапкыр үткәрелгән яшь режиссёрларның «Һөнәр» бөтенроссия фестиваленә йомгак ясыйбыз.
Узган ел мәдәниятебез тормышына югалтулар да алып килде, РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәеваны якты истәлегенә журналда актрисаның күңел кичерешләре белән үрелгән язма урын алды. Халкыбыз хәтерендә иҗатлары мәңге сакланачак легендалар Илһам Шакиров һәм Габдулла Рәхимкулов истәлекләре дә укучыбызны битараф калдырмас дип ышанабыз.
Сәнгатьнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге – барысы да бер журналда. «Сәхнә» журналы аша сәнгать дөньясына якынаегыз!