0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
79 рублей
Подробнее favorite_border

Сәхнә» журналының ноябрь саны К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллык юбилеена багышланган. Бу санда укучыбыз театрның тарихы һәм бүгенге тормышы турында кызыклы фактлар, истәлекле язмалар һәм аның эшчәнлегенә зур өлеш кертүче шәхесләр белән әңгәмәләр укый алачак. Шулар арасында: театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов, театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов белән интервьюлар. Моннан тыш, театрга бөек драматург Кәрим Тинчурин исемен бирүгә күп көч куйган халык язучысы Рабит Батулла белән әңгәмә, театрның нигезен тәшкил итүче төрле буын артистларның истәлекләре, театр оркестры эшчәнлеге турында язмалар – болар барысы да бер журналда!
Журналдагы язмалар моның белән генә чикләнеп калмый. Биредә оста баянчы, Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев турында Алмаз Хәмзинның шаян истәлекләре, Минзәлә татар дәүләт драма театрының нигез салучысы, 32 ел бу театрның баш режиссеры булып эшләгән Сабир Өметбаевның тууына 115 ел тулуга багышланган хатирәләр, Татарстанның халык җырчысы Рафаэль Ильясов турында истәлекләр, шулай ук Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам Фиринат Халиков белән кызыклы әңгәмә урын алган.
Иң актуаль һәм кызыклы сәнгать яңалыклары – «Сәхнә» журналында. Рәхим итеп укыгыз!