0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
79 рублей
Подробнее favorite_border

Октябрьнең кояшлы көннәре ничек кәефне күтәрсә, «Сөембикә»нең яңа саны да шулай көннәрегезне тагын да матурлар, җылытыр.
Көз – уңыш чоры ул. Яңа саныбызның тышлыгын «КукморЗерноТорг» генераль директоры Гүзәлия Гизәтуллина бизи. «Бөртекләр» язмасында аның уңыш серләре, элеватор коллективының җиңүләре белән танышырсыз. Рекордлар китабына ике тапкыр Татарстан исемен дә яздырткан коллектив әле алар.
Аны укытучыларның иң яраткан министры, диләр. «Тормыш кагыйдәләре» рубрикасында мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән эксклюзив әңгәмә.
«Наилә! Давай! Җиңелмә!» язмасында Олипия чемпионы тарихы. Ә ул безнең арада яши. Фехтовальщица Наилә Гыйләҗева 1976 елда Монреальдә узган Олипия уеннары чемпионы. Трибунадан көтмәгәндә кычкырган җанатар да җиңүгә өлеш кертә икән. Әнә шундый җанатар Наилә ханымга да  ярдәм итә.
«Кем баласы димәгез» проектының чираттагы кунагы – Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллинаның әнисе Лилия ханым. Эльмираны көчле музыкант булыр дип уйлаганнар, ә ул җырчы булган. «Язмыш үзе белгертте» язмасында әнисе аның балачагы, җырчы булып китү тарихын сөйли. Тулы интервьюны YouTube каналыннан карарга онытмагыз.
Минзәлә театрын заманында «мөгезле театр» дип атаганнар. Ни өченме? «Бүген бездә – Минзәлә театры!» язмасын укыгач белерсез.
Кайбер язмышлар безнең редакциягә үзләре «килеп керә». Фәрвизә апа Вафина, һичшиксез, шулар арасыннан күңелгә кереп кала торганы. Ул безгә килеп киткәннән соң журналистыбыз Алсу Шакирова аның янына Чистайга китте. «Күкләрдә язылса...» язмасы бер укучыбызны да битараф калдырмас дип уйлыйбыз.
 «Аш-су» сәхифәсендә татар халкының милли ашы – елгыр пешерергә өйрәтәбез. Елгыр пешереп ашап, чәй эчеп алгач, «Сөембикә»не кулыгызга алып ял итеп алыгыз.
 
Как солнечные лучи октября поднимают настроение, так и новый номер «Сөембикә»  украсит ваши дни еще лучшеи теплее.
Осень – время урожая. Обложку нового номера украшает генеральный директор «КукморЗерноТорг» Гузалия Гизатуллина. В статье «Бөртекләр» вы познакомитесь с секретами ее успеха, достижениями коллектива, которым она возглавляет.  Коллектив элеватора славится еще тем, что имя Татарстана спобедами коллектива элеватора. Этот коллектив известен еще тем, что два раза внес в книгу рекордов Гиннесса имя Татарстана.
Его называют самым любимым министром учителей. Эксклюзивное интервью с министром образования и науки Ильсуром Хадиуллиным в рубрике «Тормыш кагыйдәләре».
«Наиля! Давай! Җиңелмә!» Это статья об истории олимпийской чемпионки. Она живет среди нас. Почетный гражданин Казани фехтовальщица Наиля Гилязова, чемпионка Олимпийских игр 1976 года, которые прошли в Монреале. Неожиданный выкрик с трибун болельщиков иногда вносит свой весомый вклад в победу. Вот так однажды один из болельщиков мотивировал Наилю хануым на победу.
Очередная гостья проекта «Кем баласы димәгез» – мама заслуженной артистки Татарстана Эльмиры Калимуллиной Лилия ханум. Эльмире прочили успех музыканта, а она стала певицей, которая своим голосом покорила россиян. В заметке «Язмыш үзе белгертте» Лилия ханум рассказывает о детстве дочери, ее становлении певицей. Не забудьте посмотреть полное интервью на канале YouTube.
В свое время Мензелинский театр называли «рогатый театр». Почему? Об этом узнаете прочитав статью «Бүген бездә – Минзәлә театры».
Некоторые героини нашего журнала находят нас сами. Фарвиза апа Вафина –одна из них. Статья «Күкләрдә язылса...» – о ее судьбе, которая не оставит равнодушным ни одного из наших читателей.
В традиционной рубрике «Аш-су» готовим национальное блюдо татарского народа – елгыр. После того как приготовите елгыр, попьете чай, возьмите новый номер журнала «Сөембикә», сядьте поудобнее и отдохните. Уверяем, такой отдых придаст вам новые жизненные силы.