0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: нет в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
71 рубль
Нет в наличии

Журналыбызның апрель санын көн кадагындагы актуаль тема – Украинадан күченеп кайтучылар язмышы ачып җибәрә. «Качаклар язмышы» язмасында Чулпан Галиәхмәтова Казанда сыену урыны табучыларның үзләре белән сөйләшә. 
Кейтеринг – безнең өчен чагыштырмача яңа хезмәт. Тышлыгыбызны бизәгән Альбина Фәсхиева ничек итеп шушы бизнеска килүен, гомумән, әлеге хезмәтнең үзенчәлекләре турында Гөлнур Сафиуллинаның «Иң кайнар ризык» язмасында сөйли. 
«Әни булу җиңелме» сәхифәсендә Ләйсән Рәхмәтуллинаның «Мөстәкыйль тормыш» язмасы. Автор балаларны мөстәкыйль тормышка әзерләү мәсьәләләрен күтәрә. 
«Килен һәм кайнана» конкурсында чираттагы хат – Энҗе Фәйзрахманова кайнанасы Венера Ихсанова турындагы хатирәләрен уртаклаша. Венера ханым озак еллар «Азат хатын» журналының баш мөхәррире булып эшләгән кеше. 
Халкыбызның борынгы йолаларын барлыйбыз. Бу юлы сүзебез «Карга боткасы», «Нәүрүз», «Йомырка бәйрәме» турында. 
Язучы Марат Кәбировның әнисенә багышланган язмасы – «И-и, әнкәй...» Гади, ихлас, чын.
Шигырь сөючеләргә Сания Әхмәтҗанова иҗатын тәкъдим итәбез. 
Проза сәхифәсендә – Ләбиб Леронның «Юл читендә» һәм Лилия Гыйбадуллинаның «Ак туфлиләр» хикәясе. 
Шагыйрә Йолдыз Шәрапова турында очерк. Авторы Эльмира Закирова. 
Кешелек тарихында беренче булып Җир тирәли очыш ясаган Юрий Гагаринны җирдә татар кешеләре – Әнихәят апа белән оныгы Румия каршы ала. «Тормышны үзгәрткән бер көн» Румия ханымның истәлекләренә нигезләнеп язылган. 
Финанс белемен үзләштерәбез. Бурычка акча биреп торганда нәрсәгә игътибар итәргә – финанс белгече Ләйсән Халикова киңәшләре.
Татарстанның атказанган артисты Рәмзия Закирҗанова турында «Яшәү көче кайда?» язмасында. Куркыныч диагноз куелып та, рухын төшермәгән, яшәргә көч тапкан ханым язмышы. 
«Хатын-кыз галәме» рубрикасында – балалар табибына сораулар, матур булу серләре, гөлләр үстерү, йолдызнамә, нервларның сәламәтлегенә тест. 
Аш-су остасы Венера Арслановадан өр-яңа рецепт – помидорлы, сырлы самса.