0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: нет в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
71 рубль
Нет в наличии

Так уж сложилось – летние номера журнала «Сююмбикэ» получаются особенно красивыми и теплыми, словно летние вечера. Июльский номер не исключение. Главная героиня номера  – Дина Абдуллина – директор Казанской многопрофильной школы №181, преподаватель. Вместе с читателем поднимемся по ступенькам ее судьбы.  Любовь близкого человека и героизм врачей способны творить чудеса. Прочитав статью «Гаилә көче», вы сами в этом убедитесь. 2023 год – Год педагога и наставника. Педагога и автора многих учебников татарского языка Чулпан Харисову заслуженно называют учителем учителей. Как она она это заслужила, как готовятся к публикации учебники –  обо всем этом вы узнаете в статье «Мөгаллимнәр мөгаллимәсе». Новая рубрика «Кем баласы, димәгез» успела завоевать любовь чтателя. С гостем этого номера – народным артистом Татарстана, певцом Рустамом Асаевым поговорим о детстве его дочери – певицы Гульназ Асаевой. Мы приглашаем  вас в путешествие – на этот раз в Грузию. Говорят, что эта страна – рай на земле. Надеямся, что статья «Гамарджоба, Грузия»поможет читателю убедиться вэтом. Год, как нет с нами легендарного певца Рената Ибрагимова. Каким он был мужем, отцом, другом, музыкантом делится воспоминаниями в статье «Ренатсыз яшәргә өйрәнәм» жена музыканта Светлана. Как часто мы сетуем, что сегодня встретить мецената большая редкость. Об одной из них расскажем в статье «Юмартлык». Также в этом номере вместе с вами научимся готовить старинный татарский десерт – сарай-бэлиш. Уверены, что будут полезны советы врачей. Узнаем о тонкостях комплиментов, о том, как их правильно не только говорить, но и принимать. Поговорим о проблемах интимной жизни.  

Җәй кебек матур, ягымлы ул. Бу инде үзенә күрә бер традиция – җәйге саннар аеруча да җылы була безнең.
Тышлыктан елмаючы Динә Абдуллина – укытучы, Казанның 181 нче күп профильле мәктәбе директоры. Аның тормыш баскычлары аша узу сезнең өчен дә кызыклы булыр дип уйлыйбыз. Мәхәббәт һәм табиблар батырлыгы могҗиза тудыра икән! Чулпан Галиәхмәтованың «Гаилә көче» язмасын укып, моңа үзегез дә инанырсыз. 2023 ел –  Укытучы һәм остаз елы. Татар теле дәреслекләре авторы Чулпан Харисованы хаклы төстә мөгаллимнәр мөгаллимәсе дип атарга була. Ничек шушы исемгә ирешкән ул, дәреслекләр ничек төзелә – Эльмира Закированың язмасында бу сорауларның барысына да җавап бар. «Кем баласы, димәгез» рубрикасының кунагы – Татарстанның халык артисты Рөстәм Асаев белән җырчы Гөлназ Асаеваның балачагы турында сөйләшәбез. Бу санда сезне үзебез белән сәяхәткә – Грузиягә чакырабыз. Җирдәге җәннәт, диләр аны. Үз күзләребез белән андагы матурлыкны күреп кайтыйк әле! «Ренатсыз яшәргә өйрәнәм...» Легендар җырчы Ренат Ибраһимовның хәләл җефете Светлана Ибраһимова ире турындагы истәлекләре белән уртаклаша. Кибет тотып, сатудан кергән бар акчасын тиененә кадәр изгелек хакына сарыф иткән кеше бар, дисәк, ышанырсызмы? Бүгенге тормышыбызда да андый кешеләр бар икән әле. «Юмартлык» язмасы шул хакта. Шулай ук бу саныбызда татар халкының борынгы десертларының берсе булган сарай-бәлеш пешереп карарбыз. Табибларның киңәшләрен тыңларбыз. Дөрес итеп комплимент әйтергә һәм кабул итәргә өйрәнербез. Интим тормыштагы проблемалар турында серләшербез.