0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: нет в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
71 рубль
Нет в наличии

«Сөембикә» журналының июль саныннан җиләк исе килә!  
Тышлыкны бизәүче Энҗе Шәйхетдинова гади генә ханым түгел. Ул – әтисенең васыятен үтәп, туган авылына яңа сулыш өрүче. Күңеле матурлык белән тулы бу ханым башкаларны кайгыртып, игелекле эшләр кылып, тирә-юньдәгеләрне сөендереп, күңеленә рәхәтлек ала торган кешеләрдән.
Сүзлек белән математика арасында нинди бәйләнеш булырга мөмкин? Сүзлекне кемнәр төзи, ничек төзи? Алсу Шакированың «Ике генә үкенечем бар...» дигән язмасыннан бу сорауларга җавап табарсыз.
Шимбә. Кичке сигез. «Яңа гасыр» каналы. Эфирда – «Адымнар» тапшыруы. Гадәттә, телевизор караучылар тапшыруның тамашачы өчен тәгаенләнгән өлешен генә күрә. Ә кадр артында ниләр бар? Журналист Чулпан Галиәхмәтованың «Адымнар» тапшыруы авторы һәм алып баручысы Сәрия Хәбибуллина белән корган әңгәмәсе татар телевидениесендәге беренче хайплы тапшыру турында.
«Балалар безгә бурычлы түгел» язмасы, мөгаен, күпләрдә бәхәс кузгатыр. Язмада – «Интертат» электрон газетасы журналисты Рузилә Мөхәммәтова һәм аның яшүсмер кызы Сәлимә Аскарова фикерләре.
 «Төкле аягың белән!» дигән язма халкыбызның иң матур йолаларының берсенә – килен төшерүгә багышланган.
«Килен-кайнана» рубрикасын укучылар яратып өлгерде инде. Бу юлы сезгә Кайбыч районы Кошман авылыннан өч килендәш – Эльмира, Сәвия, Алинә Садриеваларның язмасын тәкъдим итәбез. «Мәхәббәтле оя» дип атала ул язма. Килен белән кайнана дуслыгының серен белерсез аны укып.
Бу санда яңа хикәя – «Бәби исе» әсәренең ахыры. Автор – Миләүшә Каһарманова.
«Ак күбеккә баткан юргалар / Кышкы юлдан ярсып чабалар...» Роберт Миңнуллин сүзләренә Рөстәм Яхин көй язган бу җырдан башка бездә бер генә туй да узмый. Аның язылу тарихын беләсегез киләме? Эльмира Закированың «Килен төшә бүген авылга» дигән язмасы шушы җырга багышланган.
Сәяхәт итәргә яратмаган кеше сирәктер. Сәяхәтләр турында да укырга яратабыз. Әлфия Саматның язмасы укучыны чүлдәге әкият дөньясына алып китә – Гарәп Әмирлекләре белән таныштыра.
Бүген авыл ничек яши, андагы геройлар кемнәр? «57 кәҗә, 40 сыер һәм Альмира» язмасы авылда да бер дигән итеп яшәп ятучы гаилә турында.
Япа-ялгыз, бер тугансыз, өстәвенә инвалид коляскасына калып, ничек яшәргә мөмкин? Мәдинә Авзалованың «Мәрьям әни» язмасында – шундый егет язмышы.
«Хобби» сәхифәсенең герое – үләннәр сихәтен өйрәнгән Рушания Минсәгыйрова. Аны укып, үзегез өчен үләннәрнең кызыклы үзлекләрен ачарсыз.
«Хатын-кыз галәме» сәхифәсендә – файдалы киңәшләр, белгеч фикере, матурлык серләре, һәм, әлбәттә инде, өр-яңа рецепт. Блогер Эльмира Камалиева бу санда безне курник пешерергә өйрәтә.