0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
143 рубля
Подробнее favorite_border

 «Татарстан»ның гыйнвар санында укыгыз:
 
 
КЫШ ТУРЫНДА ЯҢА ӘКИЯТЛӘР
 
Кышкы ял – карлы урман-тауларга чаңгы-чанада чыгу, бозлавыкта шуу, рәхәтләнеп Яңа ел аттракционнары, күңел ачу урыннарына йөрү, бергәләп бәйрәм итү вакыты гына түгел, ә ел дәвамында “укырмын” дип алып куйган китапларга кул җитә торган чак та. Бүген без тәкъдим итә торган китаплар иксез-чиксез Россия киңлекләрендә яшәүче халыклар, аларның менталитеты, милли колориты, кыйммәтләре һәм символлары, көнкүреш дөньясы белән дә өретелгән. Экзотик илләр белән аларның легендаларына сәяхәт итәргә чакырган әсәрләр дә бар. Һәм, әлбәттә инде, Яңа ел, Раштуа яки төрле халыкларда төрлечә атала торган Кыш стихиясе һәм аның традицияләре. Бу ярымәкият, ярымчынбарлык бәяннәрен иҗат иткән авторлар үзләре дә – Россиянең төрле почмакларында туып-үскән, аның иң ерак, кеше аягы басмаган урыннарын да белеп-күреп формалашкан кешеләр. 
Безнең китап киштәсендәге китапларга күз салыгыз!
 
Картаймас Пөшәңгәр
Бу айда да без традиция буенча Татарстан авылларына сәфәргә чыгып кердек. Арча районынында Пөшәңгәр исемле авыл бар. Арчаның үзеннән илле чакрым ераклыкта урнашкан ул. Ә Мари Эл Республикасына якын: күрше мари авылына Пөшәңгәрдән бер чакрым гына. Чик буендагы татар авылы ничек яши? Нинди шатлык, борчулары бар, авылга баргач, әнә шуларны белештек.
Пөшәңгәр авылында яшәүче уңган-булган кешеләр турында укыгыз!