0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
143 рубля
Подробнее favorite_border

Безне рухландырган остазлар
Һәр укытучының һөнәргә килгән үз юлы бар. Һәм бу юл һәрвакыт диярлек ниндидер бер педагог ярдәмендә сайлана. Үз фәнен яратырга өйрәткән укытучы, үзеңнең дә аңа охшыйсы килгән укытучы, хәтердә гомерлеккә уелып калган укытучы ярдәмендә. Басмабызның октябрь саны әнә шундый остазларга багышланды. Хөрмәткә лаеклы затларыбыз, үзләре укытучылыкны сайлаган мөгаллимнәр тормыш юлларында зур роль уйнаган затлар турында сөйләде. ТР мәгариф министры Илсур Һадиуллин белән әңгәмәбез дә укытучының авыр, ләкин мактаулы хезмәтенә багышланды.
Традицион рубрикабызны дәвам итеп,  Мамадыш районының Катмыш авылына барып кайттык. Андагы дус, тырыш халыкның тормыш-көнкүрешенә сокландык. “Онытылмас исемнәр” проектында татар халкын  агартуда зур көч куйган Мөхетдин Корбангалиевнең фаҗигале язмышы турында язмабызны урнаштырдык. Укучылырыбыз игътибарына “Яшьләр вакыты” дип аталган яңа проектыбызны тәкъдим итәбез. Бу санда без яшь язучы Алинә Хәбибиуллинаның “Мамаык карлар яуганда...” дип аталган кечкенә генә хикәясен бастырабыз.  
Рәхәтләнеп укыгыз!