0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: нет в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
123 рубля
Нет в наличии

«Татарстан» журналының “Зарланмыйчп эшләгән буын” махсус проекты үзенең укучыларына авыр вакытларга, кырыс заманнарга, кайчак түзеп булмаслык тормыш шартларына да карамастан, зарланмый-сукранмый, үз юлларында очраган бөтен кыенлыкны җиңеп, дөньяны ямьлерәк, уңайлырак итәргә омтылган буын турында сөйли. Алар юллар төзегән, күперләр сузган, электростанцияләр, заводлар салган, яу кырларында ватанны саклаган, сугыштан хәрабәләрне, җимерекләрне күтәргән. Бүген әлеге фидакарь буынга - бер гасыр. Уртача алганда. Кемгәдер гасырлык юбилейга кадәр ике-өч ел калган. Кемдер аны якын көннәрдә билгеләп үткән. Кемдер исә юбилеен берничә ел элек бәйрәм иткән. Кемдер әле бөтeнләй яшь - сигезенче дистәне генә ваклый...
«Татарстан»  үзенең каһарман якташларының маҗаралар тулы тормышын күрсәтә.
Басмабызның әлеге санында  “Әбидә кунакта” проектын дәвам итеп, татар изүенең ничек ясалуы турында сөйли. Мондый матур күкрәкчәләрне Апанай мәчете мәдрәсәсе каршындагы милли-мәгариф үзәгендә тегәргә өйрәтәләр