Вы можете выбрать товар из Каталога.

«Татарстан» журналының ноябрь саны барыгызга да «Ни өчен көзге каникул бик кыска?» дигән сорауга җавап бирә.
Сез, бәлки, ышанмассыз да, ләкин бу уку-укыту процессында катнашучыларны бер-берсеннән аера һәм тыныч кына сөйләшү оештыру мөмкин булган бердәнбер буш вакыт ул каникул.
Ата-аналар һәм балалар турында – укытучылар белән.
Укытучылар һәм балалар турында – ата-аналар белән.
Ата-аналар һәм укытучылар турында – балалар белән.
Балалар, укытучылар һәм ата-аналар турында – ТР мәгариф һәм фән министры белән.
Төрле фикерләргә һәм үзара дәгъваларга карамастан, белем бирү процессында катнашучылар арасында зур мәхәббәт һәм ихтирам булуын чагылдырган кызыклы картина туды.
Басмабызда шулай ук халкыбызның югалып бара торган шөгыльләрен барлаучы “Әбидә кунакта” традицион рубрикабыз да чагылыш тапты. Мәчетләребезнең тарихына, авылларыбызга кагылышлы язмабыз да урын алды. Рәхәтләнеп укыгыз!