0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: нет в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
123 рубля
Нет в наличии

Кайвакыт язмыш кешегә бик зур сынаулар әзерләп куя. Бик куркыныч югалтуларга юлыктыра. Мондый мизгелләрдә дөнья җимерелә һәм тирә-юнебез караңгылана кебек. Без көчсезрәк, рәхимсезрәккә яисә, киресенчә, көчлерәккә әйләнеп, бөтенләй үзгәрәбез...
«Ачы югалтуларга, өметсезлек һәм газапларга карамастан, иң мөһиме - Кеше булып кала алу», - ди безнең февраль саны геройлары. Язмаларыбыз шундый җиңүчеләр, сынмаган-сыгылмаган, явызланмыйча, көчле, шәфкатьле, чын Кеше булып кала алганнар турында.
Февраль санында инде традициягә кереп киткән рубрикаларыбызга караган язмалар да урын алды. Милли мәдәниятләр елында йолаларыбызны барлауны дәвам итәбез, гореф-гадәтләребез сагында торучылар хакында да язабыз.
 Рәхәтләнеп укыгыз!