0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
173 рубля
Подробнее favorite_border

Өмет белән яшик
 
Басмабызның март саны язга багышланган. Гасырлар дәвамында тереклек ияләренә яңаруга, савыгуга, бәхеткә, мәхәббәткә өмет алып килә торган язга. Ә март ае гүзәл затларыбыз бәйрәме белән башланып киткәнгә, бу саныбызда аларга багышланган материаллар да шактый күп. Тарих турындагы даими рубрикабызда милләтебезнең асыл кызы Фатыймаи-Фәридә Нәүрузова турында кызыклы язма урнаштырдык. Татарстанның эшлекле ханымнары турында да яратып укырсыз, дип өметләнәбез. Сәйдә апа Аппакованың гаилә, анда хатын-кызның роле, бала тәрбияләү турындагы фикерләре дә битараф калдырмас. Традицион “Татарстан авыллары” рубрикасында сезгә Биектау районы Торнаяз авылы турында сөйләрбез. Авылның кызыклы атамасы җәлеп итте безне: торна, яз. Торнаязның кызыклы шәхесләре, бүгенге яшәеше белән сезне дә таныштырырга уйладык.
Гомумән, замана ыгы-зыгысына бирешмичә, язгы табигатьне, аның  гүзәллеген күреп калыгыз. Ә моңа “Татарстан” журналы да булышыр, дип уйлыйбыз, чөнки без һәрвакыт акыллы гамәлләр, игелекле эшләр, мәңгелек кыйммәтләр турында язабыз.