0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: нет в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
123 рубля
Нет в наличии

Җәй – гомернең бер мизгеле, аны матур һәм истә калырлык итеп
үткәрергә кирәк. «Татарстан» исә шулай эшләде дә: эссе җәй мизгелен мәңгелек туңлык иле – Якутиядә тотты. Һәм Казанга үзе белән
кунакчыл Саха-Якутия турында онытылмаслык тәэсирләр алып
кайтты. Басмабызның әлеге санында 1 миллион халкы булган «кечкенә илнең» зур проблемаларны ничек хәл итүе һәм әлеге мәңгелек туңлык хөкем сөргән җылы һәм кунакчыл патшалыкта бер генә
мәртәбә булган, берничә вакыт поясын узып, июнь аенда чана шуып
караган, Ысыах бәйрәмендә күңел ачканнарның бу уңган халыкның
тормыш рәвеше белән танышуы, аңа соклануы турында язабыз.
Традицион  рубрикаларыбызны дәвам итеп, авылда “Әбидә кунакта” булып кайттык. Бу юлы алып баручыларыбыз кул сукасы белән бәрәңге өеп карадылар.
Апас районы Шәмбалыкчы авылына барып, Бөек Ватан сугышы ветераны, 100 яшьлек Зиннәт ага Хәйруллин  танышып кайттык.
Басмабыз бик кызыклы, рәхәтләнеп укыгыз!