0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: нет в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
123 рубля
Нет в наличии

ЧӘКЧӘКТӘ НИЧӘ ТӨШ БАР?
 
Казан август аенда гастрономик сәяхәтләр лидеры дип танылды. Сораштыруларны «Работа.Ру» һәм «ЮКаssа» сервислары үткәргән, анда Россиянең 3,2 мең кешесе катнашкан һәм респондентларның 47%ы Казан өчен тавыш биргән. Туристларның гастрономик сәфәрләр урынын сайлавында төп фактор булып үзенчәлекле милли кухня тора, дип аңлата ана‑
литиклар. Һәм бездә милли аш‑су нәкъ шундый үзенчәлекле – атаклы өчпочмак, гөбәдия, кыстыбыйдан тыш, монда каклаган каз, татар хамонын, чәкчәкне татып карарга була… Сүз уңаеннан, сез чәкчәктә ничә төш барлыгын беләсезме? Ә без беләбез – санадык! Чөнки бездә ел шундый – Цифрлы технологияләр елы. Бүгенге гаять тиз үзгәрешләр заманында шаккаткыч цифрлы трансформацияләр һәрберебезнең тормышына кагыла, барлык тармакларга үтеп керә. Басмабызның әлеге санында без тормышыбызны яхшырак, җайлырак, уңайлырак ясарга сәләтле мәгълүмати
технологияләр турында сөйлибез. Һәм инде, әлбәттә, кунакларны чәкчәк, гөбәдия, каклаган каз һ.б.лар белән сыйлыйбыз, чөнки кунакчыллык – Казан өчен гадәти күренеш. Лондонда басылган «Виды Казани» литографияләр альбомы авторы Эдвард Турнерелли әле 1839 елда ук болай дип язып калдырган: «Казаннан кала, кунакчыллык шулкадәр киң таралган, шул ук вакытта гадәти күренеш саналган башка шәһәр дөньяда юктыр... Әгәр кемдер бер генә мәртәбә булса да чакыру ала икән, бу гомерлеккә... Әлеге кече кү‑
ңелле хуҗа сиңа гомер буе кунакчыллык күрсәтәчәк... Тормышта бәхетне тәмле итеп ашауда һәм бәйрәм итүләрдә күргәннәр өчен... һәм, ниһаять, бәхетле булу өчен шау‑шулы рәхәтлекләргә ихтыяҗ сизгәннәр өчен Казан – чын Эльдорадо!».
Сезне, хөрмәтле укучыларыбыз, кунакка көтеп калабыз! Казанга рәхим итегез!