Корзина
Товар
Кол-во
Цена

юмористический журнал . чаян №3 (2025)

На татарском языке

ЧАЯН 3 2025тат (1).обл.jpg
65 ₽

Описание

Журналыбызның өченче – март саны чыкты. Тышлыгында ук яз сулышы – гүзәл затларыбызның бәйрәме карикатурачыларыбыз тарафыннан балкытылган.

Гомумән, “Чаян” бу жанрга бик бай – аның һәр чыгарылышында 50 шәр эш тәкъдим ителә. Алар безгә илебезнең төрле шәһәрләреннән килә, шулай ук үзебезнекеләр дә сынатмый. Кызыклыраклары журналның вернисаж битендә урын ала. Менә бу март санындагысында чын күңелебездән Урал карикатуристы Сергей Соколов иҗаты бирелгән. Аның эшләре тормышыбызга үткен караш, тирә-юньдәге җитешсезлекләргә дөрес тәнкыйти уй белән сугарылган – әлбәттә шаян рәвештә.

Моннан башка яңа санда укучыбыз менә мондый темаларга тап булыр: “Юка бозда” – ул башсыз балыкчыларның ахырын уйламыйча, үзләренең тормышларын куркыныч астына куеп йөрүләре турында.

“Абау” сәхифәсендә тормышыбызда гел кабатланып торган хәлләр – штрафлар, җинаятьчеләр, студентлар хафасы.

Күп санлы юмористик хикәяләр, мәзәкләр, шаян шигырьләр.

“Кызыклы гаилә” сәхифәсе дә гаилә темасы белән кызыктыра – “Күчмә мәктәп” турындагы кечкенә хикәя дә һәм карикатуралар да бу теманы баета.

Болардан тыш журнал битләрендә – чаянворд, табышмаклар.

Рәхәтләнеп укырлык сан булган бу дип укырлык, хөрмәтле укучыларыбыз!

Перейти к описанию

Похожие товары