Описание
Январь, окутанный метелями и белоснежным снегом, словно излучает чистоту и свет. Первый номер журнала «Сөембикә» в новом году – такой же! Как и сам январь!
Обложку этого номера украшает хозяйка спа-салона TERRAPIA Гузель Ахмадуллина. Она родилась и выросла в обычной семье в деревне Ачасыр Зеленодольского района. Как она оказалась в бьюти-сфере, какие советы она дает тем, кто только начинает свой бизнес, – все в статье о ней.
Чему нас научило «дело Долиной»? На что обращать внимание при покупке недвижимости на вторичном рынке, как избежать обмана? Чем привлекла татарская музыка композитора Александра Ключарева? О чем рассказывают жизненные принципы режиссера, историка и журналиста Александра Далматова? На все эти вопросы вы найдете ответы в январском номере.
Рубрика «Сөембикә» сәяхәттә» перенесет вас в Тюмень пройти по следам татар, а рубрика «Мир, открытый мной» – в Грузию, и даже в город Трабзон в Турции. В этом номере мы узнаем, как есть десерт, согласно правилам этикета; как правильно выражать эмоции; научимся различать грипп и ОРВИ, а также готовить национальное татарское блюдо куллама, как в ресторане и вспомним, какое влияние на женское здоровье оказывает клюква.
Любителей прозы ждет новость: мы начинаем публиковать рассказы писателей разных национальностей. В этом номере вы сможете прочитать рассказ башкирской писательницы Миляуши Кахармановой «Кысыр».
Ап-ак карга, бураннарга төренгән гыйнвардан аклык, сафлык бөркелә кебек. «Сөембикә»нең өр-яңа елдагы иң беренче саны да – шундый! Гыйнварның үзе кебек!
Бу санның тышлыгын TERRAPIA спа-салонының хуҗабикәсе Гүзәл Әхмәдуллина бизи. Ул Яшел Үзән районының Ачасыр авылында, гап-гади гаиләдә туып-үскән. Бьюти-сферага аны нинди юллар алып килгән, бизнеска яңа аяк басучыларга ул нинди киңәшләр бирә – боларны аның турындагы язмадан укып белергә була.
«Долина эше» безне нәрсәләргә өйрәтте, икенчел торак базарыннан милек сатып алганда нәрсәләргә игътибар итәргә, үзеңне алданудан ничек сакларга? Күренекле композитор Александр Ключаревны татар моңы ничек үзенә җәлеп иткән? Режиссер, тарихчы, журналист Александр Далматовның тормыш кагыйдәләре нәрсә турында? Журналның гыйнвар санында сез бу сорауларга җавап табарсыз.
«Сөембикә сәяхәттә» рубрикасы сезне – Төмәнгә, татар эзләре эзләргә, «Мин ачкан дөнья» рубрикасы исә Грузиягә алып китәр, алай гына да түгел, Төркиянең Трабзон шәһәренә үк алып чыгар. Бу санда без десерт ашау этикетына, эмоцияләрне дөрес белдерергә, грипп белән ОРВИны аерырга, нәкъ ресторандагы кебек итеп халкыбызның милли ризыгын – куллама пешерергә өйрәнербез, мүк җиләгенең хатын-кыз сәламәтлегенә тәэсирен искә төшерербез.
Проза яратучыларны яңалык көтә: илебездә яшәп иҗат итүче төрле милләт язучыларының хикәяләрен бирә башлыйбыз. Бу санда башкорт язучысы Миләүшә Каһарманованың «Кысыр» дигән хикәясен укый алырсыз.