Описание
Ноябрьский номер 2025 года журнала «Безнен мирас» открывается философскими строками известного татарского просветителя Каюма Насыри взятыми из книги «Китап-әт-тәрбия». С рассказами и наставлениями великого ученого можно будет ознакомиться и в следующих номерах журнала.
В 11-ом номере журнала “Безнең мирас” были опубликованы новые труды, касающиеся нашего исторического, литературного, духовного, философского и художественного наследия, содержательные и поучительные заметки, ценные воспоминания, интересные находки.
Повлияло ли наследие этрусков на другие племена?
Где находились культурные и экономические центры Золотой Орды?
Чем знаменит хан Абдул-Латиф?
Какое влияние оказали татары на жизнь русского народа?
Кто такой знаменитый нефтяник из Мочалей?
Какие следы татар есть в Швеции?
В чем особенность татарского языка в Дрожжановском районе?
В чем основа татарской песни?
На эти и другие вопросы вы сможете найти ответы в статьях известных личностей, ученых и писателей, таких как: Адиля Айда, Равиль Фахретдинов, Ихтияр Киямов, Сергей Аверкиев, Тамина Биктимирова, Зуфар Мухаметшин, Иршат Закиров, Ленар Губайдуллин, Ильяс Зиганшин, Фирдаус Зариф, Хатип Миннегулов, Минира Булатова, Ильмир Измайлов, Фируза Замалетдинова, Айзиля Сабирова, Рустам Набиуллин, Ринат Гилязов, Насим Акмал, и т.д., напечатанных в новом ноябрьском номере журнала «Безнен мирас».
Как говорит наш мудрый народ: “У кого есть память, у того есть что сказать...” Знайте свою историю и гордитесь своими славными предками! Берегите родной язык и национальную культуру.
Давайте вместе сохраним наше богатое наследие и передадим его будущим поколениям!
И не забудем поучительную поговорку: "У кого есть прошлое – у него есть будущее".
Будьте вместе с журналом «Безнен мирас»!
«Безнең мирас» журналының 11 нче – ноябрь ае саны мәшһүр татар мәгърифәтчесе һәм галиме Каюм Насыйриның «Китаб-әт-тәрбия» исемле хезмәтеннән алынган гыйбрәтле хикәят белән ачыла. Олуг галимнең әлеге хезмәтендәге тәрбияви хикәятләре һәм нәсыйхәтләре белән журналның киләсе саннарында да танышып бару мөмкин булачак.
«Безнең мирас» журналының 11 нче санында да тарихи, әдәби, рухи, фәлсәфи һәм сәнгати мирасыбызга кагылышлы яңа хезмәтләр, тирән эчтәлекле һәм гыйбрәтле язмалар, кадерле истәлекләр, кызыклы табышлар урын алган.
Этрурларның мирасы башка кәвемнәргә йогынты ясаганмы?
Алтын Урдаданың мәдәни һәм икътисади үзәкләре кайда булган?
Габделлатыйф хан ни белән данлыклы?
Татарлар рус халкы тормышына нинди йогынты ясаган?
Мунчәлинең данлыклы нефтьчесе кем?
Швециядә нинди татар эзләре бар?
Чүпрәле якларындагы татар теленең үзенчәлеге нәрсәдә?
Татар җырының нигезе нәрсәдә?
Әлеге һәм башка сорауларга җавапларны «Безнең мирас» журналының 11 нче – ноябрь ае саныннан, аерым алганда, Адилә Айда, Равил Фәхретдинов, Ихтыяр Кыямов, Сергей Аверкиев, Тәэминә Биктимирова, Зөфәр Мөхәммәтшин, Иршат Закиров, Ленар Гобәйдуллин, Ильяс Җиһаншин, Фирдәвес Зариф, Хатыйп Миңнегулов, Миңнира Булатова, Ильмир Измайлов, Фирүзә Җамалетдинова, Айзилә Сабирова, Рөстәм Нәбиуллин, Ринат Гыйләҗев, Нәсим Акмал, Айдар Закиров һәм башка шәхесләрнең тирән эчтәлекле хезмәтләреннән һәм язмаларыннан таба аласыз.
«Хәтере барның – әйтере бар», – ди зирәк халкыбыз. Барыбызга да тарихи хәтерле, имин, сау-сәламәт һәм бәхетле булып яшәргә язсын! «Безнең мирас» журналы белән һәрчак бергә булыгыз! Бай мирасыбызны бергәләп саклыйк һәм киләчәк буыннарга тапшырыйк! «Үткәне барның – киләчәге дә бар», – дигән гыйбрәтле әйтемне беркайчан да онытмыйк!