Описание
Апрельский номер 2026 года журнала «Безнен мирас» открывается философскими строками известного татарского просветителя Каюма Насыри взятыми из книги «Китап-әт-тәрбия». С рассказами и наставлениями великого ученого можно будет ознакомиться и в следующих номерах журнала.
В 4-ом номере журнала “Безнең мирас” были опубликованы новые труды, касающиеся нашего исторического, литературного, духовного, философского и художественного наследия, содержательные и поучительные заметки, ценные воспоминания, интересные находки.
Кто учил Апуша русскому языку?
Когда было основано Кшкарское медресе?
Кто такие «кружащиеся дервиши» в творчестве Габдуллы Тукая?
О чем пожалел Тукай?
С кем жил Габдулла Тукай в гостинице "Амур"?
Был ли Тукай красноречивым человеком?
Что известно о потомстве Зайтуны Мавлюдовой?
Что просил перед смертью Габдулла Тукай?
Какое совпадение между Баки Урманче и Тукаем?
Что будет реализовано в Арском районе в честь 140-летия Габдуллы Тукая?
Как оценивал татарских поэтов Назип Халфин в 1913 году?
Над кем смеялся Тукай?
На эти и другие вопросы вы сможете найти ответы в статьях известных личностей, ученых и писателей, таких как: Габдулла Тукай, Лябиб Лерон, Минтимер Шаймиев, Ихтияр Киямов, Гасим Лутфи, Зуфар Гилазов, Рузиля Мухаметова, Алия Мубаракшина, Ленар Губайдуллин, Шариф Байчура, Гульнира Хусаинова, Лена Тябина, Ахмедгарей Хасани, Баки Урманче, Зуфар Мухаметшин, Галимжан Баруди, Назип Хальфин, Галимжан Шараф, Шафигулла Гарипов, Рустам Набуллин, Айзиля Сабирова, Энже Сабирова и т.д., напечатанных в новом апрельском номере журнала «Безнен мирас».
Как говорит наш мудрый народ: “У кого есть память, у того есть что сказать...” Знайте свою историю и гордитесь своими славными предками! Берегите родной язык и национальную культуру.
Давайте вместе сохраним наше богатое наследие и передадим его будущим поколениям!
И не забудем поучительную поговорку: "У кого есть прошлое – у него есть будущее".
Будьте вместе с журналом «Безнен мирас»!
«Безнең мирас» журналының 4 нче – апрель ае саны бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган. Журнал Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова язмалары белән ачылып китә.
«Безнең мирас» журналының 4 нче санында да тарихи, әдәби, рухи, фәлсәфи һәм сәнгати мирасыбызга кагылышлы яңа хезмәтләр, тирән эчтәлекле һәм гыйбрәтле язмалар, кадерле истәлекләр, кызыклы табышлар урын алган.
Апушка рус телен кем укыткан?
Кышкар мәдрәсәсенә нигез кайчан салынган?
Габдулла Тукай иҗатында «әйләнүче дәрвишләр» кем ул?
Тукай нәрсәгә үкенгән?
Габдулла Тукай «Амур» кунакханәсендә кем белән янәшә яшәгән?
Тукай сүзчән кеше булганмы?
Зәйтүнә Мәүлүдова нәселе хакында ниләр билгеле?
Габдулла Тукай вафат булыр алдынан нәрсә сорап калган?
Бакый Урманче белән Тукай арасында нинди тәңгәллек бар?
Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан Арча районында ниләр гамәлгә ашырыла?
Нәҗип Хәлфин 1913 елда татар шагыйрьләрен ничек бәяли?
Җаек шәһәрендәге Габдулла Тукай музеенда әдип җылысын тойган ядкярләр сакланып калганмы?
Тукай кемнәрдән көлгән?
Әлеге һәм башка сорауларга җавапларны «Безнең мирас» журналының 4 нче – апрель ае саныннан, аерым алганда, Габдулла Тукай, Ләбиб Лерон, Минтимер Шәймиев, Ирада Әюпова, Ихтыяр Кыямов, Гасыйм Лотфи, Зөфәр Гыйлаҗев, Рузилә Мөхәммәтова, Алия Мөбарәкшина, Ленар Гобәйдуллин, Шәриф Байчура, Гөлнирә Хөсәенова, Лена Тябина, Әхмәдгәрәй Хәсәни, Бакый Урманче, Зөфәр Мөхәммәтшин, Галимҗан Баруди, Нәҗип Хәлфин, Галимҗан Шәрәф, Шәфигулла Гарипов, Рөстәм Нәбиуллин, Айзилә Сабирова, Энҗе Сабирова, Рәис Габдулла, Айдар Закиров һәм башка шәхесләрнең тирән эчтәлекле хезмәтләреннән һәм язмаларыннан таба аласыз.
«Хәтере барның – әйтере бар», – ди зирәк халкыбыз. Барыбызга да тарихи хәтерле, имин, сау-сәламәт һәм бәхетле булып яшәргә язсын! «Безнең мирас» журналы белән һәрчак бергә булыгыз! Бай мирасыбызны бергәләп саклыйк һәм киләчәк буыннарга тапшырыйк! «Үткәне барның – киләчәге дә бар», – дигән гыйбрәтле әйтемне беркайчан да онытмыйк!