Описание
«Безнең мирас» журналының 5 нче – май ае саны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров язмасы белән ачылып китә.
«Безнең мирас» журналының 5 нче санында да тарихи, әдәби, рухи, фәлсәфи һәм сәнгати мирасыбызга кагылышлы яңа хезмәтләр, тирән эчтәлекле һәм гыйбрәтле язмалар, кадерле истәлекләр, кызыклы табышлар урын алган.
Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине ничек таралган?
Алтын Урдада исламнан башка диннәргә караш нинди булган?
Кышкар мәдрәсәсе шәкертләре ни сәбәпле бәкедә тәһарәт алган?
Шәйхулла Алкин кайда укыган?
«Мамадыш төбәгенең ташъязма истәлекләре» китабы басылып чыкканнан соң авторларга нинди хәбәр ирешкән?
Тукай муллалар турында нәрсә язган?
Мөселманнарның беренче конгрессында кемнәр катнашкан?
X Муса Бигиев укуларында Үзбәкстаннан килгән галимнәр нинди ачыш турында хәбәр иткәннәр?
Хәзерге заман татар имамнары нинди булырга тиеш?
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсендә Тукай кичәсе ничек узган?
Хәзерге вакытта кулъязма Коръән ни хәлдә?
Җир асты дөньясында Габдулла Тукай нишләгән?
Газиз Гобәйдуллин хикәясендәге Ильяс юлдашын таба алганмы?
Әлеге һәм башка сорауларга җавапларны «Безнең мирас» журналының 5 нче – май ае саныннан, аерым алганда, Исмәгыйль Гаспралы, Ләбиб Лерон, Данис Шакиров, Искәндәр Измайлов, Булат Хәмидуллин, Гасыйм Лотфи, Зөфәр Гыйлаҗев, Рузилә Мөхәммәтова, Диләрә Госманова, Ирек Һадиев, Раиф Мәрданов, Габдулла Тукай, Ильяс Җиһаншин, Нияз Сабирҗанов, Ринат Билалов, Сөләйман бине Дауд әс-Саксини, Сөләйман Рәхимов, Әхмәдвәли Рәхими, Ризаэддин Фәхреддин, Рәйсә Шәрәфиева, Ленар Гобәйдуллин, Шәйхелислам Хәмиди, Җәлил Фазлыев, Эльмера Галимҗанова, Фәния Фәйзуллина, Газиз Гобәйдуллин, Ихтыяр Кыямов, Рөстәм Нәбиуллин, Сиринә Сәлимшина-Шаһимәрданова, Айдар Закиров, Айзилә Сабирова, Рәис Габдулла һәм башка шәхесләрнең тирән эчтәлекле хезмәтләреннән һәм язмаларыннан таба аласыз.
«Хәтере барның – әйтере бар», – ди зирәк халкыбыз. Барыбызга да тарихи хәтерле, имин, сау-сәламәт һәм бәхетле булып яшәргә язсын! «Безнең мирас» журналы белән һәрчак бергә булыгыз! Бай мирасыбызны бергәләп саклыйк һәм киләчәк буыннарга тапшырыйк! «Үткәне барның – киләчәге дә бар», – дигән гыйбрәтле әйтемне беркайчан да онытмыйк!