Описание
Сентябрьский номер 2026 года журнала «Безнен мирас» открывается философскими строками известного татарского просветителя Каюма Насыри взятыми из книги «Китап-әт-тәрбия». С рассказами и наставлениями великого ученого можно будет ознакомиться и в следующих номерах журнала.
В 9-ом номере журнала “Безнең мирас” были опубликованы новые труды, касающиеся нашего исторического, литературного, духовного, философского и художественного наследия, содержательные и поучительные заметки, ценные воспоминания, интересные находки.
Как велась экономика в Казанском ханстве?
Кто такие кошманские предки?
Какие работы выполнял род халфинов?
Чем славится село Кошман?
Что вспоминает Мотыгулла Тухватуллин о своем ученике Габдулле Тукаеве? Почему могила Мотыгуллы Тухфатуллина переносится в другое место?
Кто такой легендарный энергетик Кабир Мухутдинов?
О чем говорит в своих воспоминаниях Галия Кайбицкая?
Каким должен быть настоящий наставник?
Как и каким образом художник Ильяс Айдаров отразил Казань в своем творчестве?
На эти и другие вопросы вы сможете найти ответы в статьях известных личностей, ученых и писателей, таких как: Каюм Насыри, Адиля Айда, Равиль Фахретдинов, Ильфар Сафиуллин, Сулейман Рахимов, Шайхлислам Хамиди, Джалиль Фазлыев, Ризаэддин Фахреддин, Амирхан Еники, Мотыгулла Тухватуллин, Галия Кайбицкая, Зульфат Мингалеев, Фоат Миннуллин, Рустам Набиуллин, Халиса Ширман, Лябиб Лерон, Рашид Мингазов, Ленар Губайдуллин, и т.д., напечатанных в новом сентябрьском номере журнала «Безнен мирас».
Как говорит наш мудрый народ: “У кого есть память, у того есть что сказать...” Знайте свою историю и гордитесь своими славными предками! Берегите родной язык и национальную культуру.
Давайте вместе сохраним наше богатое наследие и передадим его будущим поколениям!
И не забудем поучительную поговорку: "У кого есть прошлое – у него есть будущее".
Будьте вместе с журналом «Безнен мирас»!
«Безнең мирас» журналының 9 нчы – сентябрь ае саны мәшһүр татар мәгърифәтчесе һәм галим Каюм Насыйриның «Китаб-әт-тәрбия» исемле хезмәтеннән алынган гыйбрәтле хикәят белән ачыла. Олуг галимнең әлеге хезмәтендәге тәрбияви хикәятләр һәм нәсыйхәтләр белән журналның киләсе саннарында да танышып бару мөмкин булачак.
«Безнең мирас» журналының 9 нчы санында да тарихи, әдәби, рухи, фәлсәфи һәм сәнгати мирасыбызга кагылышлы яңа хезмәтләр, тирән эчтәлекле һәм гыйбрәтле язмалар, кадерле истәлекләр, кызыклы табышлар урын алган.
Казан ханлыгында икътисад ни рәвешле алып барылган?
Кошман бабачылары кемнәр алар?
Хәлфиннәр нәселе нинди эшләр башкарган?
Кошман авылы нәрсәләре белән данлыклы?
Мотыйгулла Төхфәтуллин шәкерте Габдулла Тукаевны ни дип искә ала? Мотыйгулла Төхфәтуллинның кабере ни өчен башка урынга күчерелә?
Бабачылык ни өчен хәвефле һөнәр саналган?
Кем ул легендар энергетик Кәбир Мөхетдинов?
Галия Кайбицкая истәлекләрендә ниләр сөйли?
Чын остаз нинди булырга тиеш?
Рәссам Ильяс Айдаров үз иҗатында Казанны ничек һәм нинди итеп чагылдыра?
Әлеге һәм башка сорауларга җавапларны «Безнең мирас» журналының 9 нчы – сентябрь ае саныннан, аерым алганда, Каюм Насыйри, Адилә Айда, Равил Фәхретдинов, Илфар Сафиуллин, Сөләйман Рәхимов, Шәйхелислам Хәмиди, Җәлил Фазлыев, Ризаэддин Фәхреддин, Әмирхан Еники, Мотыйгулла Төхфәтуллин, Галия Кайбицкая, Зөлфәт Мингалиев, Фоат Миңнуллин, Рөстәм Нәбиуллин, Халисә Ширмән, Ләбиб Лерон, Рәшит Минһаҗ, Ленар Гобәйдуллин, Айзилә Сабирова һәм башка шәхесләрнең тирән эчтәлекле хезмәтләреннән һәм язмаларыннан таба аласыз.
«Хәтере барның – әйтере бар», – ди зирәк халкыбыз. Барыбызга да тарихи хәтерле, имин, сау-сәламәт һәм бәхетле булып яшәргә язсын! «Безнең мирас» журналы белән һәрчак бергә булыгыз! Бай мирасыбызны бергәләп саклыйк һәм киләчәк буыннарга тапшырыйк! «Үткәне барның – киләчәге дә бар», – дигән гыйбрәтле әйтемне беркайчан да онытмыйк!
«Безнең мирас» журналының 6 нчы – июнь ае саны традицион «Дөньяда сүзем калыр…» сәхифәсе белән ачылып китә. Әлеге сан Пенза ягына нисбәтле, шул сәбәпле сәхифәгә Гадел Кутуй цитаталары тупланды.
«Безнең мирас» журналының 6 нчы санында да тарихи, әдәби, рухи, фәлсәфи һәм сәнгати мирасыбызга кагылышлы яңа хезмәтләр, тирән эчтәлекле һәм гыйбрәтле язмалар, кадерле истәлекләр, кызыклы табышлар урын алган.
Чжоу династиясенең төркиләргә нинди кагылышы бар?
Кышкар мәдрәсәсендә нинди фәннәр үзләштергәннәр?
Шәйхулла Алкинның тормышы ничек тәмамлана?
Пенза өлкәсенең Ялгаш, Дәхтәрни һәм Татар Кынадысы авыллары ничек барлыкка килгән?
Хөсәен Ямашев нәселе кайсы авылга бәйле?
Зәйнүл Кутуева энекәше турында ниләр язып калдырган?
Миркасыйм Госманов Барда сәфәрендә ниләр тапкан?
Ямашевлар һәм Кутуевлар ватанында хәзер ниләр бар?
Рәхим Саттар Җәлилче-Кормашчыларның берсе булганмы?
Муса Бигиевнең хатын-кызларга карата мөнәсәбәте нинди булган?
Пензаның Ярулла хәзрәте нинди игелекле гамәлләр кылган?
Рифкат Якупов ни рәвешле фотограф булып киткән?
Әлеге һәм башка сорауларга җавапларны «Безнең мирас» журналының 6 нчы – июнь ае саныннан, аерым алганда, Гадел Кутуй, Ләбиб Лерон, Адилә Айда, Гасыйм Лотфи, Зөфәр Гыйлаҗев, Рузилә Мөхәммәтова, Диләрә Госманова, Фатих Зюзин, Рәшит Алюшев, Фрид Рәшитов, Габдулла Тукай, Зәйнүл Кутуева, Миркасыйм Госманов, Рәшит Минһаҗ, Искәндәр Гыйләҗев, Шәйхелислам Хәмиди, Җәлил Фазлыев, Айдар Хәйретдин, Әхмәдвәли Рәхими, Таһир Шангариев, Хатыйп Миңнегулов, Рөстәм Нәбиуллин, Айзилә Сабирова, Айдар Закиров, Рәис Габдулла һәм башка шәхесләрнең тирән эчтәлекле хезмәтләреннән һәм язмаларыннан таба аласыз.
«Хәтере барның – әйтере бар», – ди зирәк халкыбыз. Барыбызга да тарихи хәтерле, имин, сау-сәламәт һәм бәхетле булып яшәргә язсын! «Безнең мирас» журналы белән һәрчак бергә булыгыз! Бай мирасыбызны бергәләп саклыйк һәм киләчәк буыннарга тапшырыйк! «Үткәне барның – киләчәге дә бар», – дигән гыйбрәтле әйтемне беркайчан да онытмыйк!