Корзина
Товар
Кол-во
Цена

журнал . гаилә һәм мәктәп №1 (2025)

На татарском языке

photo_5434108355544220141_y.jpg
129 ₽

Описание

Тышлыкта Шәйдуллиннар гаиләсе. Җиде оныгын кочагына алган дәү әни белән дәү әти. Гаиләнең гомуми педагогик хезмәт юлы 300 елдан артып китә. 

Уку елы башланган гына иде, инде имтиханнар дип борчыла башладык. Борчылмассың, «имтихан» сүзе латинчадан үзе үк «сынау» дип тәрҗемә ителә бит. Балаларга терәк булыр өчен, иң элек өлкәннәрнең үзләренә тынычланырга кирәк кебек. Гади генә киңәшләр дә ярап куярга мөмкин бит. Психолог фикерен укып карагыз әле.

Үсмерләрнең күбесе имтихан дип ут йотса, араларында кыек юл аша телгә кергәннәре дә бар. Аларны тәрбияләүдә булышучы җәмәгать тәрбиячеләре белән таныштырабыз.

Бакча яшендәге балалар тәрбияләүче гаиләләр – аерым бер дөнья. Сабыйга сәгать телләренең ничәне күрсәткәнен ничек өйрәтергә? Гел «Мин үзем!» дип тизрәк үсәргә тырышучы баладагы мөстәкыйльлек чаткыларын сүндермичә, ничек дөрес юлга юнәлдерергә? Бала ил күрке булып үссен өчен бәби мунчасында нинди серле сүзләр пышылдарга? 

Тәрбиядә ваклыклар юк. Милли йолалар, авыл мәктәпләре, университет дивары, мәктәп яны шугалагы, «Хәтер яктысы» бәйгесенең ядкәр сандыгы, диндәге мәрхәмәт, чит җирдәге укыту белән чагыштыру, мәгърифәтчеләр мирасы – тәрбияне кем кайдан таба инде. Ә без шул энҗеләрне эзләп табып, сезнең хозурыгызга тапшыруны дәвам итәрбез. Тәрбияле буын үстерү – уртак бурыч.

Перейти к описанию

Похожие товары