Описание
«Мәгариф» журналының декабрь саны Казандагы 177 нче лицейның эш тәҗрибәсенә багышлана. Биредә әлеге уку йорты директоры Илдар Имамовның креатив фикерләре, заманча укыту алымнары, мәктәптә алып барылган экологик эшчәнлек һәм мөгаллимнәрнең кызыклы дәрес эшкәртмәләре белән танышырга мөмкин.
ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин журналистлар белән йомгаклау матбугат конференциясен быел гыйнвар аенда уздырды. Әлеге очрашуда яңгыраган фикерләр һәм кызыклы сорауларга җавапларны журнал битләрендә дә яктырттык.
Моннан тыш биредә Казан ислам университеты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин, танылган галим Борис Тимеркәев һәм «Авыл укытучысы» конкурсы финалисты Эльмира Рәхмәтуллина турындагы кызыклы язмалар белән таныша аласыз. «Директор мөнбәре» сәхифәсен Казандагы 80 нче мәктәп директоры Роберт Мансуров дәвам итә. Мәгърифәтче Каюм Насыйри исемен йөрткән бу мәктәпнең эшчәнлеге педагоглар өчен кызыклы булыр дип уйлыйбыз. Шулай ук Кукмара районында эшләүче укытучы Йолдыз Горохованың да язмасы игътиҗарга лаек. Ул үзенең телләргә өйрәтүдә нәтиҗәле методлары белән уртаклаша.
«Мәктәпкәчә тәрбия» рубрикасында Казан шәһәренең 109 нчы балалар бакчасы тәрбиячеләре Санкт-Петербург шәһәренең 95нче балалар бакчасы белән берлектә үткәрелгән «Телемост» проекты турында сөйли.
Быелдан журналыбызда «Батырлык дәресе» дип аталган махсус рубрика башлана. Бу санда Чистайдагы 2 гимназия укытучысы Фоат Сөнгатуллин патриотик тәрбия өлкәсендәге уңышлары белән уртаклаша.
Иң шәп материал – география фәненнән 2024 елга дәүләт имтиханнары нәтиҗәләренә җентекле анализ һәм 2025 елга үзгәрешләр. Ул республика мөгаллимнәренә дә, укытучыларга да, бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнүче егет-кызларыбызга да файдалы булачак.