Корзина
Товар
Кол-во
Цена

журнал . мәгариф №8

На татарском языке

photo_2025-08-04_14-18-13.jpg
139 ₽

Описание

«Мәгариф» журналының август санына күзәтү
 
«Мәгариф» журналының август ае саны Иннополис Лицее мөгаллимнәренең эш тәҗрибәсенә багышлана. Биредә әлеге уку йорты директоры Арман Костаняннын креатив фикерләре, заманча укыту алымнары, мәктәптә алып барылган экологик эшчәнлек һәм мөгаллимнәрнең кызыклы дәрес эшкәртмәләре белән танышырга мөмкин.
Журнал быел республика август киңәшмәсе кысаларында узган утырышларга күзәтү белән башланып китә. Биредә милли мәгариф мәсьәләләре, инженерлык һөнәренә, фәнгә кызыксыну уяту турында сүз алып барылды.
Июль-август аенда югары уку йортларында урак өсте. Киләсе язма да нәкъ менә шул темага багышлана. Быел нинди үзгәрешләр, нинди юнәлешләр – барысы да «Югары белем юлы» дигән мәкаләдә урын алды. Директор мөнбәре рубрикасында Адымнар-Казан күптелле белем бирү мәктәбе директоры Айдар Шәмсетдинов сүз алды. Соңрак сезне Лениногорск районы методистлары тәҗрибәсе, ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты белгечләре тарафыннан эшләнгән TatSoftплатформасын мәгариф тармагында куллану мөмкинлекләре, кече яшьтәге балалар белән эшләгәндә, халык авыз иҗаты үрнәкләреннән файдалану, Ютазы мәктәбе музее турында һәм башка кызыклы язмалар көтә.
Перейти к описанию

Похожие товары