Корзина
Товар
Кол-во
Цена

журнал . татарстан №1

На татарском языке

Tatarstan_01_396_2025_TAT_1_Обл.jpg
Tatarstan_01_396_2025_TAT_44-45.jpg
Tatarstan_01_396_2025_TAT_64-65.jpg
Tatarstan_01_396_2025_TAT_80-81.jpg
Tatarstan_01_396_2025_TAT_содержание.jpg
Изображение товара
Изображение товара
Изображение товара
Изображение товара
Изображение товара
179 ₽

Описание

 «Татарстанның» гыйнвар санында укыгыз:

Замана табибы нинди була?

Редакциябезгә кояш булып балкып килеп керде ул. Ниндидер җылы бер нур бөркелде. Югыйсә ак халаттан да түгел, әмма шушы гүзәл туташның нәкъ менә табиб икәнлеге йөзенә язылган кебек иде.   

“Алинә Хәсәншина мин булам”, - дип елмайды. 

Алинә Хәсәншина – гастроэнтеролог. Республика клиник хастаханәсендә дәваланучы авыруларга дәва белән бергә йөрәк җылысын да бирә ул.

Яшь табиблар беренче тәҗрибәне ничек ала? Гастроэнтерологиягә кайсы авырулар карый? Аларны ачыклау, дәвалау юллары нинди? Унбиш еллык тәҗрибәсе булган табиб белән әнә шулар турында сөйләштек.

“Мендес кояшка ашкыкып...”

Бу саннан башлап, “Татарстан” журналы татар язучылары, фән һәм сәнгать әһелләре туган, эшчәнлеген алып барган төбәкләрне барлап, Мәдәни карта төзергә кереште. Татар дөньясына күренекле шәхесләрне, хәзерге тел белән әйтсәк, “милли кадрларны” биргән төбәкләр Россия һәм дөнья буйлап таралган. Узган гасыр башына кадәр андый мәдәни учаклар берничә була – Оренбург, Уфа, Уральск, Петербург, Троицк, Орск һ.б. 

Беренче сәхифәне татар-башкорт дөньясының фаҗигале язмышлы, әмма кыска гына гомере эчендә кометадай балкып узган шәхесе Шәехзадә Бабичка багышлыйбыз. 14 гыйнварда аның тууына 130 ел тулды. 

Урта Бирәзә: яшьлеккә кайту

Ел дәвамында матур татар авыллары турында язабыз. Инде дистә ел шулай. “Татарстан” журналы бармаган бер генә район да калмады. Быел да күркәм традицияне дәвам итәрбез.

Халык Яңа ел бәйрәмнәре белән мәш килгәндә, Арча районының Урта Бирәзә авылын күреп кайттык. Ни өчен дигәндә, биредә ел саен яңа йортлар салына. Авыллар бетә, дип сыкранганда, Урта Бирәзә киресенчә үсә бара. Моның сәбәбе нәрсәдә? Тагын әле бу авыл Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановның туган ягы булуы белән дә үзенчәлекле.

Перейти к описанию

Похожие товары