Описание
«Татарстанның» февраль санын тәкъдим итәбез:
Һәр заманның үз герое
Басмабыз махсус проект эшләде. Февраль санында без кече сержант Павленковның баштанаяк коралланган 58 кешене ничек туктатканы, капитан Әхмәтшинның берүзе генә экстремистларга каршы ничек сугышканы, әфган җирендә рядовой Ишмөхәммәтов, лейтенант Степанов һәм сержант Кондратьев нинди батырлыклар кылуы турында сөйлибез. Бөек Ватан сугышында якташыбыз Семен Коноваловның «КВ-1» экипажы ялгызы гына 16 фашист танкын ничек юк иткәне турында да белерсез. Кавалерист кыз Надежда Дурованы да искә алабыз без Ватанны саклаучыларга багышланган бу саныбызда.
Бик рәхәтләнеп укыгыз.
Гамьле әңгәмә
Махсус хәрби операциядәге сугышчыларга тылда калганнар көчләреннән килгәннең барысын да эшли. Сәнгать әһелләре дә бу эштән читтә калмый. Танылган җырчы Алинә Шәрипҗанова хәрбиләр каршында инде берничә мәртәбә чыгыш ясаган, шул исәптән алгы сызыкка барып та. “Тыңлаучыларның теләкләре буенча татарча да, русча да җырладым, - ди җырчы. - Виктор Цой репертуарыннан “Кукушка” җырын сорадылар. Бу җырны беркайчан да җырлаганым булмаса да, тиз генә интернеттан табып, телефонга карап башкардым. Хәрбиләр елаштылар да, кушылып җырладылар да. Ул арада хәбәр бөтен җиргә таралып өлгергән. Кая барсак та, “Кукушка”ны җырлагыз әле, дип үтенделәр. Тагын Фирзәр абый Мортазинның “Сәлам әйт, җил” җырын да бик яратып кабул иттеләр. Татарча аңламаган егетләр дә безнең татар көйләренә биеде”.
Татарстанның халык артисты Алинә Шәрипҗанова белән әңгәмәне февраль санында укыгыз.
Каюм Насыйри:
бакырда, көмештә, ташта, хәтердә...
Каюм Насыйри – фәндә дә, әдәбиятта да, мәгариф өлкәсендә дә беренчеләрдән булып эз салучы новатор, реформатор. Үзеннән соң 60 тан артык фәнни эш, олы әдәби мирас калдыра ул. Быел аның тууына 200 ел тулуны билгелибез. Бу кадәр өлкәне кем генә берүзе колачлый алыр иде икән: химия, медицина, фармацевтика, арифметика, фольклор, геометрия, география, педагогика, табигать белеме, тарих, тел белеме, әдәбият, тәнкыйть, тәрҗемә, дин гыйлеме, кулинария һ.б. Еллар узган саен Насыйриның заманыннан алда туганына һәм аның киләчәгенә ныклы фундамент салып калдырганына ныграк инанабыз. Ул бит әле – гомерен балаларга багышлаган мөгаллим, остаз да.
Бу турыда басмабызда дөнья күргән саллы язмабыз белән танышыгыз.