Корзина
Товар
Кол-во
Цена

журнал . татарстан №11

На татарском языке

Tatarstan_11_406_2025_TAT_1_OBL.jpg
Tatarstan_11_406_2025_TAT_40-41.jpg
Tatarstan_11_406_2025_TAT_70-71.jpg
Tatarstan_11_406_2025_TAT_78-79.jpg
Tatarstan_11_406_2025_TAT_содержание.jpg
Изображение товара
Изображение товара
Изображение товара
Изображение товара
Изображение товара
199 ₽

Описание

«ҖӘҺӘННӘМ ГАЗАПЛАРЫ КҮРГӘН БЕР КЫЗЫН ХИМАЙӘГӘ МИЛЛӘТНЕ ЧАКЫРАМ...»

ХХ йөз башы вакытлы матбугатында шигырьләре «Гыйффәт туташ» тәхәллүсе белән басылган Заһидә Бурнашева шәхесе вә язмышы гаять үзенчәлекле. Бу язмыш ул чорның феминистик хәрәкәте һәм хатын-кызлар эмансипациясе белән бәйләп киң тарихи полотнода да карала ала, әдәбиятта феноменаль күренеш булып, яңа баш калкыткан шагыйрәләр плеядасы барлыкка килү фокусында да үзенә бер урын тота. Шагыйрә, прозаик, публицист, партия һәм җәмәгать эшлеклесе буларак, аның биографиясе Россия - Татарстан җирлеге генә түгел, ә Урта Азия белән дә бәйле. 

Басмабызның ноябрь санында Заһидә Бурнашева язмышы белән танышыгыз.

“КАЗАХСТАННАН СЫЕР ҖИГЕП КАЙТКАНБЫЗ...”

Чистай районы Уракчы авылында яшәүче Әлфия Закирова әтисез үскән бала. Ул аны гомерендә бер тапкыр күрмәгән дә, чөнки әтисе фронтка киткәндә сабый әле тумаган була. Шуңа да карамастан, Әлфия апа газиз кешесе турында бик күп истәлекләр белә. Алай гына да түгел, әтисенең фронттан килгән хатларын әле дә кадерләп саклый, ә сурәтен зурайтып ук ясаткан.

- Әтием бик батыр булган. Әмма әниебез Әминә Фәхретдиновага да һәйкәл куярлык: сыер җигеп, җиде баласын Казахстаннан кадәр Уракчыга алып кайткан, - диде Әлфия апа. 

“41 ел балалары” рубрикасында урнаштырылган әлеге гаилә тарихы, чыннан да, чын батырлык һәм чын мәхәббәт турында. 

МИҢГӘР: МОГҖИЗАЛАР ИЛЕНДӘ

Саба районының Миңгәр авылын белмәгән кеше юктыр. Сабан туен карарга дип, бөтен республика халкы җыела анда. Бүген исә Миңгәргә ял итәр, сәламәтләнү өчен дә киләләр. Республикадан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән, чит илләрдән дә кунаклары биредә еш була.

Без дә традицион “Авылларыбыз” рубрикасы кысаларында Миңгәргә барырга уйладык. Ял итәр өчен, сәламәтләнү өчен түгел, максат авылның гади халкы белән аралашу иде. Мондый игътибарга алар сөенәме, әллә киресенчә, көенәме икән? 

Перейти к описанию

Похожие товары