Описание
Казанда нигә Яңа ел чыршыларын тыйганнар?
«Татарстан» журналы «Вестник Татарского областкома РКП (б)» дип аталган чакта яңа сулыш алып яшәп киткән илдә чыршыларга әле берни янамый. Большевиклар чыршыларны хуплый. Хупламыйча, Россия империясендә әлеге агачлар кешеләр арасындагы тигезсезлек символы була бит. Алар моны чыршы бәйрәменә керәсе килеп тә керә алмаган бала чагыннан яхшы хәтерли... Кыш бабай чыршы астына куя торган бүләкләр бары тик бай балаларына гына тәтегән чакларны берсе дә, әлбәттә, онытмый. Фәкыйрь балаларга бу хакта хыялланырга гына кала... Әмма революция тигезсезлек белән хокуксызлыкны үзгәртә.
«Чыршылар тарихы» турында «Татарстан» журналыннан укыгыз!
АДВОКАТ НАДЕЖДА МОРАТОВАДАН – СЕЛЬДЬ БАЛЫГЫ БЕЛӘН КАТЛЫ САЛАТ
Ике бала анасы белән булган очрак һич оны тылмый... Балаларның язмышы хәл ителгән диярлек: немец суды Германиягә киткән ха тынның элеккеге тормыш иптәше дәгъвасын канәгатьләндергән. Балаларны Россиягә кай тарырга дип карар кабул ителгән... Бу шактый типик очрак: хатын, чит ил кешесенә кияүгә чыгып, Германиягә күченергә карар кылгач һәм балаларны да үзе белән алгач, элеккеге ире пәйда булып, дәгъва белдерә. Клиент моңарчы булган судлар тарихы белән килде – Германиядә карар чыгарылган ике суд очрагы, алар балаларны ватанына кайтарырга дигән карашта тора. Казанның район судында тукта тылган суд карары, үз балаларын «урлау» оч- рагы буларак теркәлгән ялгышлар эзе, юрист лар хатасы... Әмма без, бернигә дә карамастан, башкарып чыгып булмастай карарга китерә алдык: судлар практикасында чит илгә бала белән чыкканда һәм даими яшәү урыны күздә тотылганда, икенче ата-ананың рөхсәте таләп ителүне бу очракта чыгарма иттердек.
Әлеге эшнең нечкәлекләре турында басмабызда укыгыз!
ТҮБӘН БӘРӘСКӘ: ЧАЛ ТАРИХКА КАЙТУ...
Гадәттә, декабрь санында чыгасы авылны язарга килгәч, яңа яуган ак карны шыгырдатып атлап уза идек. Быелгы ел үзгә: декабрь башында әле карның бер бөртеге дә күренмәде. Шәрә калган агачлар ак шәл ябынырга зар-интизар булып утыра кебек. Караңгы, карсыз кышка ияләнмәгән шул. Кояшны да күптән күргән юк... Тик ни хикмәт, Әтнә районының Түбән Бәрәскә авылы безне кояш белән каршы алды. Шул нур яктылыгында авылның өске башында ак манара калыкты. Башкалабыздагы Мәрҗәни мәчете диярсең, нәкъ икесе бер төрле!
Басмабызның декабрь санында чал тарихлы Түбән Бәрәскә авылының бүгенгесе турында укыгыз!