Корзина
Товар
Кол-во
Цена

журнал . татарстан №1

На татарском языке

Tatarstan_01_408_2026_TAT_1_Обл.jpg
Tatarstan_01_408_2026_TAT_12-13.jpg
Tatarstan_01_408_2026_TAT_36-37.jpg
Tatarstan_01_408_2026_TAT_80-81.jpg
Tatarstan_01_408_2026_TAT_содержание.jpg
Изображение товара
Изображение товара
Изображение товара
Изображение товара
Изображение товара
199 ₽

Описание

ӘКИЯТ ТЫҢЛАП ҮСКӘН КЕШЕДӘ КИЛӘЧӘККӘ ЫШАНЫЧ БУЛА 

Яңа елда басмабызның тәүге санын әкиятләргә багышларга булдык. Әйе-әйе, әкиятләргә, кыш, Чыршы бәйрәме могҗизасын дәвам итеп. Шуңа күрә журналыбыз битләрендә бу юлы күп кенә әкият геройлары белән очрашырсыз. Ә татар әкиятләренең тарихы, аларның бренд булырлык каһарманнары, гомумән, әкиятнең вазыйфалары турында  Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты халык иҗаты бүлегенең баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Илсөяр Закированың фикерләре бик кызыклы тоелды. Ул фикерләр сезгә дә кызык булыр дип уйлыйбыз.

ИЯЛӘР ГАЛӘМЕНДӘ

Бу галәмдә барысы да әкияттәге кебек.  Миһербанлы, кайчак сагышлы, әмма һәрвакыт көтелмәгәнчә. Су анасы явыз Убыр түгел, ә суга аның сафлыгын кайтаручы тылсымлы зат. Шүрәле – Урман патшалыгын тупас рәвештә якынлашып килә торган шәһәрдән сакларга тырышучы, ул бераз сагышлы романтикны хәтерләтә.  Ә Өй иясе – гаилә учагын саклаучы зирәк карт… Бу геройлар безгә кечкенәдән Тукай әкиятләре аша таныш кебек. Әллә барысы да түгелме? Рәссам Әхсән Фәтхетдинов уйлап тапкан әкият галәмендә кешеләрне кытыклап үтерүче, яисә авыл балаларын куркытып котын алучы бернинди дә явыз затлар юк. Иҗатчы кулы белән җанланган әкият затлары исә бөтенләй башка. Күңелгә якын һәм сагышлы. Ни алай соң? Яисә дөнья үзгәрдеме? Чираттагы язмабыз шул турыда.

ЧЕПЬЯ – ДУСЛЫК НӘРСӘДӘН БАШЛАНА

 “Татарстан” журналы быел төрле милләт вәкилләре яшәгән авылларга барырга ниятләде. Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә 2026 ел “Россия халыклары бердәмлеге елы” дип тә игълан ителде. Һәм без моңа сөендек. Татарстан – күпмилләтле, шул ук вакытта толерантлы төбәк буларак билгеле. Һәм бу яктан без күпләргә үрнәк.

Үзенчәлекле авылларга сәфәребезне Балтач районының Чепья авылыннан башлыйбыз. Биредә биш милләт вәкиле яши һәм алар бер-берсенең телендә иркен аралаша, милли бәйрәм, йолалар да уртак. Дуслык кайдан, нәрсәдән башлана? Чепьяга баргач, бу сорауга җавапны зур кызыксыну белән эзләдек.

Һәм таптык. Әлеге җавап белән сезне дә таныштырырга ниятләдек.

Перейти к описанию

Похожие товары