Корзина
Товар
Кол-во
Цена

журнал . татарстан №3

На татарском языке

Tatarstan_03_410_2026_TAT_1_OBL.jpg
Tatarstan_03_410_2026_TAT_содержание.jpg
Изображение товара
Изображение товара
199 ₽

Описание

ДӨНЬЯНЫ КОТКАРУ БӘҺАСЕ 

Яшел Үзәннән – Даша. Ерак бер авылдан – Альберт. Нурлаттан – Людочка. Бәләкәч Катенька... Яшьләре – икедән алып алтыга кадәр. Табиблар, бу балаларның әти-әниләреннән карашын яшерә: «Иң яман нәтиҗәгә әзер булыгыз», - диләр. Һәм шул чакта куе болытлар каплап алган күк йөзен сызып тымызык нур сирпелә: Казанга Америка хирурглары килә икән! Өметсез 95 елда андый хәбәр могҗиза тиң... 

Режиссёр һәм актёр Родион Нахапетов белән хатыны Наталья Шляпникофф Стэнфорд университеты табибларын ерак Татарстанга килергә өндәүчеләр була да инде. Бу десантны әйдәп баручы кардиохирург Брюс Райт җитәкли. Алар бирегә җитди йөрәк авыруларыннан интеккән балаларга ярдәм итәр өчен кузгала. 

«Чын-чынлап кеше тормышын коткарып калудан да гаҗәебрәк тойгы юк һәм була да алмый, - әнә шулай кыска да, үтемле дә җавабы Родионның. – Кешеләр еш кына: «Дөньяны коткарып булмый», - дип кабатларга ярата. Бу сүзләрне баласының язмышы кыл өстендә торган анага әйтеп карагыз. Чөнки аның өчен дөнья ул – баласы». 

Бу турыда «Татарстан» журналының март санында укыгыз.

АДВОКАТ ӨЧЕН ИЛҺАМ

Казан тирәсендәге бистәдә гомер итүче 96 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны бердәнбер көнне озак еллар яшәгән йортына хуҗа булмавы турында белә. Кызы, инде үзе дә күптәннән пенсионер ханым, мәсьәләнең асылына төшенергә тырышып караса да, булдыра алмый. Әмма аңа киңәш бирәләр: Гүзәл Солтанова дигән адвокат бар, ул шундый авыр хәлдә калганнарга түләүсез ярдәм күрсәтә...

 - Кайчакта минем иңбашлары салынган, күзләрендә өметсезлек булган, беркемгә дә һәм бернәрсәгә дә ышанмаган кешеләр килә, алар эшне нәрсәдән башларга икәнен аңламыйлар. Ә инде аларның хокуклары турында аңлатып, эш планы төзегәч, күтәрелеп карыйсың: җилкәләр турайган, күзләр яна, әйтерсең лә канатлар үсеп чыккан... Син гүя кешегә яңа тормыш сукмагы сызасың. Бу шундый күңелле һәм илһамландыра торган күренеш! - ди Гүзәл Солтанова.

Түләүсез адвокатның кешеләргә булышуы турында март санында укыгыз.

МИЛЛӘТНЕҢ ИКЕ УЛЫ 

Бу санда быел 140 еллык юбилее булган һәм ХХ йөз башы яңа заман әдәбиятына нигез салган ике әдипне, ияләшкәнчә, иҗатлары ноктасыннан гына түгел, ә дуслыклары, бер-берләренә ясаган йогынтысы, үзара мөнәсәбәтләре ягыннан да күзәтербез. Бу икәү – Габдулла Тукай белән Фатих Әмирхан. 

Аларны бер-берсенә якынайта торган факторлар шактый булган кебек, аерып торучылары да – шактый. Бераз гына шуларга тукталып узыйк. 

Тукай белән Әмирхан – яшьтәшләр. Фатих Әмирхан 1886 елның 1 гыйнварында Казанда Иске Татар бистәсендә 9 нчы мәхәллә имамы һәм мөдәррисе Мөхәммәдзариф Әмирханов гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Бу гаилә – татар дөньясында билгеле, абруйлы нәселләрдән: Гәрәйләр династиясенә, Морат муллаларга барып тоташа.

Тукай язга таба – 1886 елның 26 апрелендә дөньяга аваз сала. Ул да – ике як нәселе буенча да мулла баласы. Әмма бу баланың язмышына, Фатихка насыйп булган кебек, җылы “әнкә-әткә кочагы” да, иркәләнеп үсүләр дә язмый: кулдан-кулга йөреп, кайсы йортка барып эләксә дә, “артык чәүкә булып”, “асрамага” Печән базарында сатылып, Иске Татар бистәсендә берара торып алып, ахыр чиктә, Кырлайга Сәгъди абый йортында сыену табып үсә ул...

Бу ике даһиның иҗади һәм тормыштагы дуслыгы турында тулырак басмабызның март санында укыгыз.

Перейти к описанию

Похожие товары