Корзина
Товар
Кол-во
Цена

журнал . татарстан №5

На татарском языке

Tatarstan_05_412_2026_TAT_1_ОБЛ.jpg
Tatarstan_05_412_2026_TAT_16-17.jpg
Tatarstan_05_412_2026_TAT_62-63.jpg
Tatarstan_05_412_2026_TAT_66-67.jpg
Tatarstan_05_412_2026_TAT_78-79.jpg
Tatarstan_05_412_2026_TAT_содержание.jpg
Изображение товара
Изображение товара
Изображение товара
Изображение товара
Изображение товара
Изображение товара
249 ₽

Описание

ВАКЫФНЫ ЗАМАНЧАЛАШТЫРУ

Ислам икътисады гасырлар буена какшамас этик нигездә таяна: рибадан тулысынча баш тарту, килешүләрнең абсолют үтә күренмәлелеге һәм мәхәллә каршында җаваплылык. Әмма озак вакыт буе әлеге принциплар, глобаль цифрлы трансформациядән читтә калып, шәхси инанулар һәм традицион гомер сөрү формасында гына яши. Казан эшкуарлары Ислам Әхмәтшин һәм Тимур Хәкимов, этика өчен технологик инфраструктура булдырып, моны үзгәртергә карар кыла. 

Бу принцип ничек эшли – «Татарстан» журналыннан укыгыз.

МӘЧКӘРӘ МӘЧЕТЕ  – ҮТӘМЕШЕВЛАР КАЛДЫРГАН МИРАС

Кукмара районының Мәчкәрә авылы. Бер карасаң ул беркайчан зур авыллар рәтендә йөрми. Әмма... XVIII гасыр урталарында бу авыл исемен ишетмәгән татар аз була. Алай гына да түгел, бирегә бөтен Идел-Урал төбәгеннән халык агыла, чөнки Мәчкәрәдә данлыклы мәдрәсә эшли. 1791 елда Мәчкәрәдә Беренче җәмигъ мәчете төзелә башлый. Ә бер елдан соң авылда туку фабрикасы ачыла. Бу изге эшләр артында шушы авылда яшәүче сәүдәгәр Габдулла Үтәмешев тора. Тик совет чорында болар барысы да юкка чыгарыла. Авылда Үтәмешевлар исеме дә онытыла бара, дөресрәге, аларга кулак дип кенә карый башлыйлар. Инде менә бер гасырдан соң Үтәмешевлар мирасы яңадан торгызыла! 

Бу турыда басмабызның май санында укыгыз.

КАҺАРМАННАР БУЫНЫ 

Беларусь җирлегендә якташыбыз Пётр Гаврилов исемен белмәүчеләр сирәк. Кая гына барсаң да, “мин – Гаврилов якташы” дигән сүз тылсымлы тәэсир итә. Шунда ук: “Ул – безнең Брест крепосте өчен ахыргача торган кеше, чын каһарман”, - дип, ярдәм итәргә, аралашырга, сөйләшергә ашыгалар. 

Майор Гаврилов һәм башка совет чик сакчылары күрсәткән батырлык турында хәтер Беларусь җиредә кадерләп саклана.

Хәбәрчебез, шул якларга барып, Брестта һәм Хатыньда булып кайтты. Җиңү бәйрәме алдыннан басмабызның май санында Бөек Ватан сугышы турындагы хзәтерне яңартабыз.

Перейти к описанию

Похожие товары