Тасвирлама
Инде менә дөньяны ямьләндереп, яз кояшы күренеп алды. Аннан көнләшеп дисәм, журналыбызның март саны шаян-шуклыгын арттыргандай, укучыларыбызның, бигрәк тә, гүзәл затларыбызның бәйрәменә матурлык өстәгән – беренче битендә үк бу мәсьәләгә игътибар йөзеннән шигъри юллар балкып тора. Әлеге сан үзенең карикатуралары байлыгы белән искитәрлек!
Әлбәттә, журналдагы традицион сәхифәләр үз урыннарында. Фельетон “Кыек юл буйлап” тагы исерек машина йөртүчеләр бәласы турында борчыла.
Шомбай ага да борчулы – түрәләрне дәүләт машиналарыннан велосәпитләргә күчереп утырту ягында.
Илне мошенниклар басуы турындагы мәкалә дә – актуаль. “Абау” сәхифәсендәге төрле борчу тудыра торган хәбәрләр берничә биттә бирелгән.
Соңгы битләрнең берсен тутырып, шагыйрьләребезнең 8 нче март уңаеннан җылы шигырьләре, гүзәл затларыбызга багышланган.
Арткы тышлыкта – шаян рәссамнар бәйрәм белән котлап, аларга вернисаж тәкъдим иткәннәр.