Тасвирлама
На обложке февральского номера «Ялкын» подростки, которые занимаются фигурным катанием. Интервью с ними вы также можете прочитать в нашем журнале.
Тематика этого номера – любовь. Здесь вы найдете интересные факты о любви, цитаты, отрывки из стихов, замечательные валентинки ко Дню святого Валентина (их можно вырезать и подарить тому, кому положили глаз!).
Кроме того, мы организовали опрос у парней. Мы спросили у них о ревности и чему они завидуют друг у друга? Мы получили очень интересные ответы. Также ребята рассказали нам о своих кумирах.
Рубрика «Страницы истории» продолжается. В этом номере мы познакомили вас с тремя сыновьями Кубрат хана – Батбаем, Котрагом и Аспарухом.
В качестве комикса в этом номере вас ждет рассказ «Сила дружбы» Азалии Халиковой, занявшей 1-е место в конкурсе» «Иделем акчарлыгы» в номинации «Проза».
«Ялкын»ның февраль саны тышлыгында фигуралы шуу белән шөгыльләнүче яшүсмерләр. Алар белән интервьюны шулай ук журналыбызда укып китә аласыз.
Әлеге санның тематикасы – мәхәббәт. Монда сез мәхәббәт турында кызыклы фактлар, цитаталар, шигырьләрдән өзекләр, Гашыйклар көненә шәп валентинкалар таба аласыз (аларны кисеп алып, күзең төшеп йөргән кешегә бүләк итәргә була!).
Моннан тыш без егетләрдән сорауштыру да оештырдык. Көнләшү ул нәрсә һәм алар бер-берсеннән нәрсәләргә көнләшә икән? Бик кызыклы җаваплар алдык. Шулай ук егет яшүсмерләребез үзләренең кумирлары турында да сөйләп киттеләр.
«Тарихлы бит» сәхифәсе дәвам итә. Бу санда без сезне Кубрат ханның өч улы – Батбай, Котраг һәм Аспарух белән таныштырдык.
Комикс буларак бу санда сезне «Иделем акчарлагы» бәйгесендә «Проза» номинациясендә 1нче урын яулаган Халикова Азалиянең «Дуслык көче» исемле хикәясе көтә.