Тасвирлама
Январьский номер 2025 года журнала «Безнен мирас» открывается философскими строками известного татарского просветителя Каюма Насыри взятыми из книги «Китап-әт-тәрбия». С рассказами и наставлениями великого ученого можно будет ознакомиться и в следующих номерах журнала.
В 1-ом номере журнала “Безнең мирас” были опубликованы новые труды, касающиеся нашего исторического, литературного, духовного, философского и художественного наследия, содержательные и поучительные заметки, ценные воспоминания, интересные находки.
Что представляла собой роскошная культура Волжской Булгарии?
Какое влияние оказали татары на обычай приема послов в Москве?
Где учился Муса Бигиев?
Кто был потомком Ильхама Шакирова?
Чем может похвастаться Сармановский край?
Как прославился татарский поэт, скончавшийся в 18 лет?
Кто обучал Ильгама Шакирова?
В какой деревне родился курмашник-джалильчик Зиннат Хасанов?
На эти и другие вопросы вы сможете найти ответы в статьях известных личностей, ученых и писателей, таких как: Габдурашит Ибрагимов, Айдар Хайретдин, Равиль Фахретдинов, Дамир Гарифуллин, Василь Ихсанов, Равиль Тазиев, Ихтияр Киямов, Назим Махмутов, Рузаль Мухаметшин, Лябиб Лерон и т.д., напечатанных в новом январьском номере журнала «Безнен мирас».
Как говорит наш мудрый народ: “У кого есть память, у того есть что сказать...” Знайте свою историю и гордитесь своими славными предками! Берегите родной язык и национальную культуру.
Давайте вместе сохраним наше богатое наследие и передадим его будущим поколениям! И не забудем поучительную поговорку: "У кого есть прошлое – у него есть будущее".
Будьте вместе с журналом «Безнен мирас»!
«Безнең мирас» журналының 1 нче – гыйнвар ае саны мәшһүр татар мәгърифәтчесе һәм галим Каюм Насыйриның «Китаб-әт-тәрбия» исемле хезмәтеннән алынган гыйбрәтле хикәят белән ачыла. Олуг галимнең әлеге хезмәтендәге тәрбияви хикәятләр һәм нәсыйхәтләр белән журналның киләсе саннарында да танышып бару мөмкин булачак.
«Безнең мирас» журналының 1 нче санында да тарихи, әдәби, рухи, фәлсәфи һәм сәнгати мирасыбызга кагылышлы яңа хезмәтләр, тирән эчтәлекле һәм гыйбрәтле язмалар, кадерле истәлекләр, кызыклы табышлар урын алган.
Идел буе Болгар дәүләтендә затлы мәдәният нидән гыйбарәт булган?
Мәскәүдә илчеләр кабул итү йоласына татарлар нинди йогынты ясаган?
Муса Бигиев кайларда белем алган?
Илһам Шакировның нәселендә кемнәр булган?
Сарман ягы нәрсә белән мактана ала?
18 яшендә дөнья куйган татар шагыйрен ничек танылу алган?
Илһам Шакировны кем укыткан?
Кормашчы-җәлилче Зиннәт Хәсәнов кайсы авылда туган?
Әлеге һәм башка сорауларга җавапларны «Безнең мирас» журналының 1 нче – гыйнвар саныннан, аерым алганда, Габдерәшит Ибраһимов, Айдар Хәйретдин, Равил Фәхретдинов, Дамир Гарифуллин, Вәсил Ихсанов, Равил Таҗиев, Ихтыяр Кыямов, Назыйм Мәхмүтов, Рүзәл Мөхәммәтшин, Ләбиб Лерон һәм башка шәхесләрнең тирән эчтәлекле хезмәтләреннән һәм язмаларыннан таба аласыз.
«Хәтере барның – әйтере бар», – ди зирәк халкыбыз. Барыбызга да тарихи хәтерле, имин, сау-сәламәт һәм бәхетле булып яшәргә язсын! «Безнең мирас» журналы белән һәрчак бергә булыгыз! Бай мирасыбызны бергәләп саклыйк һәм киләчәк буыннарга тапшырыйк! «Үткәне барның – киләчәге дә бар», – дигән гыйбрәтле әйтемне беркайчан да онытмыйк!